Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәт балын сарманлылар да ярата

Бу авылда яшәүче Миләүшә һәм Сәгыйть Әсәдуллиннарның умартачылык белән шөгыльләнә башлауларына 20 елдан да артып киткән. Бер оя умартадан башланып киткән шөгыль... Бүген аларның баш саны 24кә җиткән.

-Быел бал “уңышы” бераз соңга калды, азрак та кебек. Инде менә көнбагыш чәчәк ата, чәчәкләр беткән җиргә умарталарга бал җыяр урын булды, әле дә магазин рамнарын алмадык, - ди Миләүшә апа. - Бу көннәрдә генә дә ике фляга бал аерттык. Умарталар белән җәй көне яллар бик эләкми, аларны гел карап торырга, яннарында булырга кирәк. Балалар да кайтып булыша, эш барыбызга да җитә.

Әсәдуллиннарның флягалары тиз бушый, аларның балларын бер авыз иткән кешеләр өйләренә үзләре килеп ала, алдан заказ биреп куялар, үз клиентлары бар.

-Әле күптән түгел генә Сарманнан килеп алдылар. Үзебезгә дә, балаларга да, күчтәнәчкә дә җитә балыбыз, - ди хуҗабикә. - Мин күчтәнәчкә дигәннәрен аерым тутырып куям, кунак килсә буш кул белән җибәрергә яратмыйм.

Тәҗрибә туплаган умартачылар белгәннәре белән дә уртаклаштылар, киңәшләрен дә бирделәр: “Умартачылык бик мәшәкатьле, вак эш, гел алар янында казынырга кирәк. Шулай да, чыгымы барыбер аз, файдасы күп. Күп корпуслы ояларны карарга ансатрак, бездә шундыйлар. (Аларны Сәгыйть үзе ясаган.) Кышкылыкка, умарталарның үзләренә, бер ояга өч рам исәбеннән запас калдырабыз. Элек, сорау туса, авылдагы тәҗрибәле умартачыларга еш мөрәҗәгать иттек, китапларыбыз да кул астында гына торды, Интернетка да кереп чыга идек. Таһир абый Хөсәенов, Вәлиәхмәт абый Шәрифуллин (инде мәрхүмнәр), Мәдинә апа Хәлиуллина, Чумачкадан Атлас Батдаловлар бер вакытта да кире бормадылар, үзләре белгәннәрне өйрәттеләр, күрсәттеләр. Яхшы уңышның сере дөрес һәм белеп карауда булса, бал җыемы күпмедер дәрәҗәдә һава торышына да бәйле.”

Миләүшә Әсәдуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев