Туймәт авылыннан Хәйруллиннарны Әлмәттә дә яхшы беләләр
Безнең якташлар

Туймәт авылыннан Хәйруллиннарны Әлмәттә дә яхшы беләләр

Туймәттән Хәйруллиннар нәселе Әлмәттә узган “Без тарихта эзлебез” бәйгесендә катнаштылар.

Рәсимә һәм Мәүлет Хәйруллиннарның кызлары Рәдифә Ногманова-Хәйруллина гаиләсе “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестиваленең Әлмәт муниципаль этабында ике нәсел-ыруны да күрсәтеп, бәйгедә җиңү яулаганнар. Якташларыбыз төрле милләтләрдән булган тугыз гаилә арасында үзләрен иң осталар итеп күрсәткәннәр.

-Без ике якка да хас булган уртак сыйфатларны сәхнә аша жюрига һәм тамашачыларга җиткердек. Ә алар бездә байтак, - диде Рәдифә Мәүлет кызы. – Бабаларыбыз – Бөек Ватан сугышы ветераннары, нәселдә гармунчылар да, җырчылар да бар, укытучы, журналист, шофер һөнәре  ияләре дә шактый. Аш-су презентациясендә нәселдән килгән кош-корт үстерү шөгылен күрсәттек, әби-бабай, әти-әни эшен хәзер без, яшьләр, дәвам итәбез.

Ногмановлар-Хәйруллиннар нәселен сәхнәдә 19 кеше тәкъдим иткән. Жюри алдына әби-бабайлар, балалар, оныклар чыккан.

 Бу нәселдә күп балалы гаиләләр аз түгел. Үзләре ишле гаиләдә үскән егет-кызлар да зур гаилә булдыра. Аннан соң төп йортта каенана, каената белән яшәү дә - алар нәселенә хас сыйфат.

Сүз уңаеннан: Әлмәттә яшәүче Илнур һәм Рәдифә Ногмановлар биш бала үстерә, инде 23 ел әниләре (каенана) белән матур гомер итәләр.

-Бәйгегә әзерлек барышында әти (Хәйруллиннар) ягыннан 12 буынны барладык, - диде Рәдифә.

- Әби-бабай төсе итеп саклана торган әйберләр дә бәяләнде бәйгедә. Гореф-гадәтләрне дә күрсәттек. Чыгышыбызны дога кылып тәмамладык.

 

Рәзинә Мортазина фотолары


Нет комментариев