Түбән Кәминкәдән Сания Гайнуллинаның эшен Васил Шәйхразыев та бәяләгән
Түбән Кәминкә авылыннан Сания Гайнуллина 50 яшьне узгач, мәктәп елларында өйрәнгән шөгыленә чын-чынлап кабат керешә.
Сания Тәлгать кызының чиккән сөлгеләрен ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” милли советы рәисе Васил Шәйхразыев та югары бәяләгән, Самара сабан туенда Мактау граматосы тапшырган.
Чигүгә мәхәббәт
-Чигәргә мәктәптә, хезмәт дәресендә өйрәндем, укытучыбыз Фаил абый Гафиятуллин күрсәтеп биргән иде. Яшүсмер вакытта кулъяулыклар чиксәм дә, аннан соң күп еллар төсле җепләрне кулга алмадым, - диде оста. – Белгән эш онытылмый икән, 2017 елда авыл китапханәсенә түгәрәккә йөри башлагач, кабат чигә башладым.
Түгәрәктән - “Ак калфак” ансамбленә
Түгәрәккә өйрүче апалар үзара киңәшләшәләр дә авыл мәдәният йортында чыгыш ясау өчен алъяпкычлар чигәргә алыналар, аннан соң яулыклар да әзер була.
-15 комплект костюмны Кәримә Шакирова белән эшләп чыктык, - диде Сания апа. – Шулай итеп безнең “Ак калфак” ансамбле оешып китте. Хәзер шул киемнәр белән үзебез чыгыш ясыйбыз.
Останың үз серләре бар
Якташыбыз өйдә дә буш вакыты булуга кулына төсле җепләрен һәм энәсен ала. Аның чиккән сөлгеләре дә бер дистә бар, кияүгә китүче кызларга да чигеп бирә. Ачык, матур төсләр белән чигелгән мендәр тышлары күз явын алырлык, аларга төшерелгән чәчәкләр тере кебек һәм бер-берсен кабатламый. Оста аларны үзе дә ясый, интернеттан да ала. Бу кадәрле якты, ачык төсле җепләрне кайдан алуы белән дә уртаклашты ул.
-Мин мулина кулланмыйм, ә төсле шәлләрне сүтәм, андый җеп белән матур килеп чыга, - диде оста. – Базарга бару белән шундый шәлләр эзлим, үземдә юк төслеләрен алырга тырышам, 24 төсен җыйдым инде. Чигәргә тотынсам җаным тынычлана, эшнең нәтиҗәсе куандыра.
Тагын бер шөгыль
Сания апаның тагын бер яраткан шөгыле – ул гөлләр үстерергә ярата. Бүлмәдә ниди генә гөлләр юк, берсеннән-берсе матурлар.
Гомумән, Гайнуллиннар иҗади гаилә, кызлары Руфиянең дизайнер һөнәре сайлавы юкка гына түгел, ире Нияз гармунчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев