Түбән Кәминкәдән Габдрәхим Төхвәтуллин район газетасы оештырган отышларда катнашып бүләкле булды, ул ачкычлар җыелмасы отты.
Якташыбыз әлеге отышларда икенче тапкыр катнашуы, ә менә бусында аңа да бәхет елмайган.
Габдрәхим Габделбарый улы күп гомерен читтә яшәсә дә, соңгы елларда туган авылына кайтып төпләнгән. Шуннан башлап, “Безнең Чирмешән” газетасының тугры укучысына әверелгән.
-Мин газетаны яратып укыйм, аны кат-кат кулыма алам, андагы яңалыклар белән игътибар белән танышам. Газета гади тел белән языла, укырга ансат, - ди җиңүче. – Бер санда Шешминкадан дару үләннәре җыючы Татьяна Юрина турында язма басылган иде. Ул миндә аеруча кызыксыну уятты, аның белән очрашып шул шөгыл хакында сөйләшәсем килә.
Нет комментариев