Күтәмә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Миронова "Ел укытучысы" район бәйгесенең җиңүчесе дип танылды. Әккәрәйдән география укытучысы Людмила Калмыкова һәм Бәркәтә мәктәбеннән тарих укытучысы Айгөл Шарапова да призерлар арасында. Алар зона этабында район данын яклаячаклар.
Айгөл Ралиф кызы әле беренче ел гына мәктәптә эшли, педагогик стажы нибары...
Күтәмә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Миронова "Ел укытучысы" район бәйгесенең җиңүчесе дип танылды. Әккәрәйдән география укытучысы Людмила Калмыкова һәм Бәркәтә мәктәбеннән тарих укытучысы Айгөл Шарапова да призерлар арасында. Алар зона этабында район данын яклаячаклар.
Айгөл Ралиф кызы әле беренче ел гына мәктәптә эшли, педагогик стажы нибары биш ай. Шулай да яшь мөгалимә бәйгедә катнашкан егерме бер хезмәттәшен узып финалга чыккан һәм монда да сынатмаган, өченче урынга лаек булган.
-Мондый казаныш турында уйламаган да идем, - ди Айгөл. - Үземне сынап карыйсым гына килгән иде. Бу бәйге бик ошады. Озак еллар мәктәптә эшләгән укытучыларның дәрес бирүләрен карап, аларның чыгышларын тыңлап, мин үзем өчен дә бик күп файдалы әйберләр алдым, тәҗрибә тупладым.
Башка еллардан аермалы буларак, быел конкурсның мәктәп этабында барлык укытучылар да катнашкан. Һәр мәктәпнең җиңүчесе район бәйгесендә көч сынашкан. Мәгариф бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, конкурста катнашучылар арасында яшьләрнең күп булуы да сөенечле. Дөрес, ир - егетләребез мондый бәйгеләрдә сирәк күренә. Әйтик, быелгы бәйгедә кадет мәктәп - интернатыннан Антон Прокопьев кына моңа батырчылык иткән.
Ярыш кысаларында конкурсантлар ачык дәресләр үткәргән, мастер - класслар күрсәткән һәм финалга узучы биш кеше "Мин укытучы" исеме астында эссе тәкъдим иткән. Биредә Күтәмәдән Елена Миронова иң күп бал җыйган. Яр Чаллыда туып үскән Елена Вадимовна Алабуга дәүләт педагогика институтында укыганда булачак тормыш иптәшен Александр Мироновны очрата. Яшьләр гаилә корып, Александр Витальевичның туган авылы Күтәмәгә кайтып урнашалар, икесе дә мәктәптә эшли башлыйлар. Елена Вадимовна инде 24 ел балаларга белем бирә һәм чын күңелдән балаларны яратучы гына укытучы булып эшли ала дип саный.
-Бу бәйгедә икенче тапкыр катнашам, - ди төп бүләк иясе - "Ел укытучысы". - Җиңү яулармын дип уйламаган идем, чөнки, минемчә, барлык укытучылар да тәҗрибәле, әзерлекле. Билгеле, шундый мәртәбәле бәйгедә җиңүемә мин бик шат, әмма бит хәзер зона этабында катнашырга туры килә, ә бу бик җаваплы. Форсаттан файдаланып, 1нче Чирмешән мәктәбенең 8 "б" класс укучыларына зур рәхмәтемне җиткерәм. Бу класста мин ачык дәрес бирдем. Укучылар беренче минуттан ук бик актив булдылар, миңа ярдәм иттеләр.
Нет комментариев