Әтисез калдырган сугыш
Сугыш бетү хәбәренә халык бик сөенә.Кызганыч, бик күпләр әле дә шул яуда һәлак булган якыннарын көтә. Әмир авылында яшәүче, 89 яшен тутыручы Шакирә апа Харисова да әтисез үсә. Шакирә апага 1941нче елны 17 яшь тула. - 21 июнь көнне Чирмешән белән Әмир арасындагы су тегермәнендә эшләдек. Чыбыклар кистек, таш ташыдык....
Сугыш бетү хәбәренә халык бик сөенә.Кызганыч, бик күпләр әле дә шул яуда һәлак булган якыннарын көтә. Әмир авылында яшәүче, 89 яшен тутыручы Шакирә апа Харисова да әтисез үсә.
Шакирә апага 1941нче елны 17 яшь тула.
- 21 июнь көнне Чирмешән белән Әмир арасындагы су тегермәнендә эшләдек. Чыбыклар кистек, таш ташыдык. Иртәгә район Сабантуе дип, эшне иртәрәк бетерергә ашыктык,- дип искә ала быел 8 июльдә 89 яшен тутырачак Шакирә апа. - Кичтән мунчалар кереп, матур киемнәрне әзерләп куйдык. Ә иртән сугыш башлануы турында хәбәр килде.
Шуннан соң авылдагы ир-егетләрне фронтка ала башлыйлар, чират Шакирә апаның әтисе Хәниф абыйга да җитә.
Әмирдән Бөек Ватан сугышына 201 кеше китә, 97се һәлак була.
Кичтән повестка килә, ә иртән, 13 ноябрь көнне, ул тагын җиде авылдашы белән бергә, фашистларга каршы көрәшкә китә.
Хатыны биш бала белән кала, иң олысы Шакирә апага 17 яшь була. Сугыш елларында бөтен авыр эш хатын-кызлар җилкәсенә төшкән. Шакирә апа ул елларда колхозда атлар карый.
- Хайваннар гына түгел, кешеләр дә ачтан үлде,- ди әңгәмәдәшем. - Яз җитү белән кычыткан җыябыз, кырдан черек, туңган бәрәңге алып кайтып, боламык ясап ашый идек. Ач атлар аякта басып тора алмый. Иртән эшкә килеп, аларны аякка бастырабыз, кайсын аркан белән бәйләп элеп тә куябыз. Көне-төне эшләдек тә, эшләдек. Көндез фермада, төнлә - ындыр табагында. Ә бит хезмәт хакы да бирмиләр иде, урлаган өчен төрмәгә утырталар.
Шул елларны бер хатын-кызны, ул безнең авылга килен булып төшкән иде, бер уч борчак өчен хөкем иттеләр.
Әтидән әүвәл хатлар еш килде. Берсендә 40 градус салкында 60 километр араны җәяүләп уздык, дип язган иде. Ә бер хатында "Азрак баргач, мин утырдым бөек тау битләренә. Без түгел кош та моңая, кайтырга илләренә",- дип язып җибәргәне хәтердә.
Бу елларда һәр йортка диярлек кара мөһерле хатлар килә. Шакирә апаларга да 1944нче елның 30 мартында әтиләренең Украинада барган сугышларның берсендә һәлак булуы турында хәбәр ирештерәләр.
Ачлы-туклы, ярым-ялангач халык бөтен авырлыкларга түзеп, бердәм була, шатлыкларны да, кайгыларны да уртаклашып яши.
Җиңү турындагы хәбәрне Шакирә апага фермага, эш урынына дус кызы килеп әйтә.
- Халык бик шатланды, ә мин еладым да, еладым. Әтием кайта алмый инде, дип еладым,- ди авылдашым.
Сугыштан соңгы елларны да ул колхозда эшли. Кияүгә чыга (кызганыч, ире Габделәхәт абый инде күптән вафат), җиде бала тәрбияләп үстерә. Бүген аның 15 оныгы, 10 оныкчыгы бар.
- Миннән дә бәхетле кеше юк. Аллага шөкер, балаларыма, оныкларыма сөенеп, кадер-хөрмәттә яшим, - ди Шакирә апа.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев