Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Телебез югалмас

Миңа 1-5 август көннәрендә VI Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашу мөмкинлеге туды. Форумның төп максаты татар телен һәм мәдәниятен үстерү, аны саклап калу иде. Бу четерекле мәсьәләне чишү юлларын эзләүдә 24 илдән, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан 600дән артык татар яшьләре катнашты. Без барыбыз да бөек Тукай теле, ана телебездә...

Миңа 1-5 август көннәрендә VI Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашу мөмкинлеге туды. Форумның төп максаты татар телен һәм мәдәниятен үстерү, аны саклап калу иде.

Бу четерекле мәсьәләне чишү юлларын эзләүдә 24 илдән, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан 600дән артык татар яшьләре катнашты. Без барыбыз да бөек Тукай теле, ана телебездә аралаштык. Форумның һәр көне татар иленең зыялы, күренекле кешеләре белән кызыклы һәм файдалы очрашуларга, фикер алышуларга, төрле сәяхәтләргә бай булды.
Бу чара Кол Шәриф мәчетендә башланды, һәм Болгар җирендә тәмамланды. Шушы изге җирдә без - илебезнең яшь вәкилләре туган телебез, ана телебезне үстерергә, сакларга һәм якларга сүз бирдек. Бу җыеннан мин зур күңел күтәренкелеге, телебезнең югалмаячагына ышаныч белән кайттым.
Айгөл Ганиева.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: форум