Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбәнчегодайлы 90 яшьлек ветеран хоккей ярата

Шушы көннәрдә генә 90 яшьлек юбилеен билгелән үткән Асия әби Латыйпова гомере буе авылда фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт куя.

-Без эшләгән элеккеге биналарны, андагы шартларын бүгенге белән чагыштырып та булмый. Җәй буе утын әзерләдек. Көз-кыш таң атканчы пунктка барып, мичләрне ягарга, суны колонкалардан ташып, җылытып куярга кирәк иде, - ди 37 ел санитарка булган Асия әби. – Әле уколын да кадарга туры килде. Безнең фельдшер миннән генә укол кадата иде.

Латыйповлар (Мөхәррәм бабайның вафат булуына 30 ел) өч кыз: Разыя, Рәмзия, Рузалияне, үстергәннәр. Бүген алар гаиләләре белән Әлмәттә яшиләр, кайтып, чиратлашып, әниләрен карыйлар.

-Безнең әни бик гадел кеше, сер тотучан, ана гел кемдер килеп тора. Шуңадыр да, шәһәргә алып китә алмыйбыз, кыстый башласак: “Исән чакта, өемдәге урынымны суытмыйм”, дип җавап кайтара әни, - диләр кызлары.  

Яше шактый булуына карамастан, әбинең исәнлеге әле Аллага шөкер, аякта йөреп тора, биш вакыт намазын калдырмый, күрә, ишетә.

Алай гынамы, Асия әби “Ак Барс” хоккей командасының тугры җанатары. Безнекеләр уйный башласа, телевизор янына килеп, догалар укып, спортчыларга җиңү тели икән.

Түбән Чегодайда яшәүче юбилярны туган көне белән котларга районнан да килгәннәр иде, Асия әбигә Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлаулар һәм бүләкләр ирештерделәр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев