Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәдән Гарифуллиннар үз кыярлары белән сыйлана

Түбән Кәминкәдән Сания һәм Рифкать Гарифуллиннар теплицаларыннан беренче кыярларын майның беренче яртысында өзгәннәр. Бүген инде уңышны чиләкләп җыялар.

 

-Быел әле соңга калдык, олыгаела, ахрысы, теплицадан кыярны 12-20 апрельдә өзгән еллар да булды, - ди инде 10 еллап теплица тотучы Рифкать абый. – Дүрт метрлы теплицабызны тагын ике метрга озынайттык, инде аның поликорбанаты да искерде, саргайды, быел аны яңартырга ниятлибез.

Бакчачыларның кышкы яллары кыска,  январь ахыры - февраль башында ук яхшы сортлы кыяр орлыкларын өйдә стаканнарга утырталар. Март аенда теплицага күчкән үсентеләрне, билгеле, төннәрен җылытырга туры килә. Теплицаның җылы һәм салкын уздыруын киметү өчен, бакчачы эчке яктан, тагын бер кат пленка да тарттыра.

-Моның файдасы бар. Тәҗрибәле бакчачылар белән дә киңәшәм. Яхшы уңыш бирә торган үсентеләр дә сатып алдык, - ди якташыбыз. – Үзлегеннән серкәләнми торган үсентеләрнең чәчәкләрен серкәләндерү өчен, теплицага баллы рам кертеп куям. Моны мин умарталар керсен эчен шулай эшлим.

Теплицаның бер ягында 35-40 төп кыяр, икенче ягында, шулкадәр, помидор үсентеләре үсә. Аларны гел карап, тәрбияләп торырга, кыярның яфракларын, артык ботакларын өзәргә. Рифкать абый аларны гел тукландырып тора, моның өчен ул үлән әчетеп сибә. Кыярның да, помидорның да махсус теплица өчен булганнары уңышны озаграк һәм мул бирә. Теплицада, стаканнарда кавын һәм карбыз үсентеләре дә үсә. Алар озакламый бакчада урын алачак.

-Шулай да, ничек кенә булса да, кыяр сабаклары картая, саргая. Көзгә кадәр свежий кыяр ашау өчен июль ахырында иске үсентеләр янына яңаларын чәчәм, аннан соң картларын йолкып алам, - дип тәҗрибәсе белән уртаклашты Рифкать абый. – Уңыш күп була, балаларга да, туганнарга да таратабыз. Аеруча, аз тозлы (малосоленный) ясап ашарга яратабыз.

Уңыш җыелып беткәч, теплицаны корткычларга каршы эшкәртеп, юып калдыралар. Җирне көздән үк ат тиресе кертеп казыйлар, язга тагын бер кат эшкәртәләр.

Теплица белән Рифкать абый шөгыльләнсә, Сания апа чәчәкләр үстерергә ярата. Җәй айларында аларның өй алды шау чәчәккә күмелә, чалмабаш (пион) бүген үк чәчәккә бөреләнгән.

Бакчада җимеш агачлары янында гадәти булмаган агач күреп туктап калдым. Бу әстерхан чикләвеге агачы икән. Әле үткән ел гына чәчеп чыгарганнар.

Гарифуллиннарның хуҗалыклары зур, теплица янында ук 14 оя умарталары бар. Тай, үгез, тана, сарыклар да тоталар. 30 баш каз һәм 25 үрдәк су буенда көрәя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев