Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәдә Мортазиннар гаиләсендә юбилей үткәрделәр

Түбән Кәминкә авылында яшәүче Хәтимә әби Мортазинаның 90 яшьлек юбилеена читтә яшәүче балалары, оныклары, туганнары кайтты, күршеләре дә керде.

-Сиңа әле 90 гына, ә миңа инде 91 тулды, - дип шаяртып куйды 68 ел бергә гомер иткән хәләл җефете Габделәхәт бабай.

Сүз уңаеннан, алар бер көнне – 15 декабрьдә, хәзер инде исеме генә калган, Иншар поселогында дөньяга килгәннәр.

Туган көннәре бер көнгә туры килгәч, кунаклар, теләк теләүчеләр икесенә дә - әби-бабайга да хөрмәт күрсәттеләр, теләкләрен җиткерделәр.

Мортазиннар – иҗади гаилә, шигырь сөйлиләр дә, кулларына баян-гармун алып җырлыйлар. Йорт башлыгы 90 нан узган Габделәхәт бабай үзе  дә сүзгә оста, җыр – моңга  гашыйк кеше икән.

Хәтимә әби дә, Габделәхәт бабай да гомер буе колхоз эшендә хезмәт куйганнар, күп санлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнгәннәр. Дүрт бала үстергәннәр. Бүген алар төпчек уллары Исмәгыйль һәм киленнәре Зөлхыя тәрбиясендә гомер кичерәләр.

-Аллага шөкер, матур яшибез, - ди әлеге йортка 28 элек килен булып төшкән Иске Кади кызы Зөлхыя. -  Әти дә, әни дә бик әйбәт, бик сабыр  кешеләр, балаларны үстерергә ярдәм иттеләр.

Бабай да, әби дә гел намазда булганнар, уразаны калдырганнары юк. Әле хәзер дә таяк белән йөресә дә, улыннан җомга намазына мәчеткә илттерә Габделәхәт бабай.

Хәтимә әбине гомер бәйрәме белән котларга район хакимиятеннән, социаль яклау бүлегеннән һәм авыл җирлеге Советыннан да вәкилләр килеп, теләкләр ирештерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев