Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкә юбилярын Россия Президенты да котлады

90, 95 һәм 100 яше тулган ветераннарны гомер бәйрәме белән котлап, Россия Президентының шәхси котлау хатын, район башлыгы бүләген тапшыру традициясе быел да дәвам итәчәк.

Яңа елда юбилярлар исемлеген Түбән Кәминкәдә яшәүче Фатыйма әби Моталлапова ачып җибәрде, 5 гыйнвар көнне аңа 90 яшь тулды.

Әлеге буын җилкәсенә бик күп сынаулар төшкән. Ирләр сугышка киткәч, Фатыйма әби дә, башка хатын - кызлар кебек, иң авыр хезмәтләрне башкара, аңа Кемерово, Иваново, Кострома шәһәрләрендә эшләргә туры килә.

1954 нче елны авылдашы Рәшит Маннап улы белән гаилә коралар һәм 50 ел бергә тату гомер итәләр. Фатыйма әби - колхозда, тормыш иптәше мәдәният йортында киномеханик булып хезмәт куялар. Моталлаповлар биш бала  үстерәләр. Бүген әби (ире инде вафат) улы Сәгыйт, килене Гөлчәчәк тәрбиясендә яши.

Сүз уңаеннан, район социаль яклау бүлегеннән хәбәр итүләренчә, быел 51 якташыбызга 90, 14 кешегә 95 яшь тулачак. Узган елны юбилейлар белән 56 райондашыбызны тәбрикләгәннәр. Президентның котлау хатлары Лашманга (6 кеше), Иске Кадига, Кара Чишмәгә, Түбән Кәминкәгә, Бәркәтәгә, Әккәрәйгә еш килгән. Ә менә Кармышта һәм Иске Котышта ел дәвамында андый бер юбиляр да булмаган.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев