Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кармалкада сугыш ветеранын соңгы юлга озаттылар

Түбән Кармалкада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Мордвиновны соңгы юлга озаттылар. Александр Григорьевичка 10 июльдә 93 яшь тулган булган.

18 яше белән баручы егетне 1943 нче елда сугышка алалар. Ул Белоруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша, Варшава өчен барган сугышларның берсендә  каты яралана, алты ай буе госпитальдә ята, Җиңү көнен дә шунда каршылый. 1945 нче елны туган авылына кайта, гомере буе колхозда хезмәт куя.  

Бүген Чирмешәндә районыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның 9 сы гына исән.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев