Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Чегодайда яшәүче Рамазан бабай бәлеш тә пешергән

Түбән Чегодай авылында яшәүче Рамазан Әхмәтшинга шушы көннәрдә  90 яшь тулды.

Инде күптәннән Рамазан бабай йортында бу кадәр кунак җыелганы булмагандыр. Гомер бәйрәме белән бабаларын котларга Бөгелмәдә, Шөгердә яшәүче оныклары һәм оныкчыклары да кайткан.

Яшь чагында Кемерово өлкәсенә  шахтага эшләргә киткән якташыбыз, тормыш иптәше Зәйтүнәне дә шунда очрата. Аларда квартирда тора ул. Уңган, чибәр, ачык йөзле Рамазанны яшь кыз да, аның әти-әнисе дә бик тиз үз итәләр. Яшьләр озак очрашып йөрмиләр, гаилә коралар. Беренче сабыйлары – Фәрит тә шунда туа.

Икенче уллары Рафаэль инде Рамазан бабайның туган ягында дөньяга килгән. Әхмәтшиннар Түбән Чегодай авылында гомер итәләр. Рамазан абый озак еллар халыктан сөт җыя, Зәйтүнә апа авыл Советында эшли. Кызганыч, бүген Зәйтүнә апа да, аның ике улы да гүр ияләре. Рамазан бабай 25 елга якын ялгыз яши. Элек ул өйдә барлык эшне дә үзе башкарса, бүген аны авылдашы Алсинә Хәмидуллина карап тора.

-Рамазан бабай элек үзе бәлешләргә кадәр сала иде, ул бит бик уңган кеше, аның йорт тирәләре дә гөлт итеп торды, бакчаларында нәрсә генә үстермәде, - ди Алсинә. – Соңгы елны гына бирешә башлады.

Юбилярны туган көне белән котларга район Советыннан, социаль яклау бүлегеннән һәм Чирмешән авыл җирлегеннән дә килгәннәр иде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев