Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Светлогорскидан Владимир Антонов “кайнар нокта“да хезмәт итә

Ватанга хезмәт итүне һөнәр итеп сайлаган ир-егетләр ялгышмый. Светлогорск егете Владимир Антонов та моны раслады. Ул үткән елның декабрендә өч елга контракт төзегән. Таҗикстанда, мобиль ротада хезмәт итүче якташыбыз әти-әнисе, якыннары янына кыска сроклы ялга кайткан. -Мин армия хезмәтеннән соң 10 ел авылда яшәп, үземә төпле генә эш таба алмадым,...

Ватанга хезмәт итүне һөнәр итеп сайлаган ир-егетләр ялгышмый. Светлогорск егете Владимир Антонов та моны раслады. Ул үткән елның декабрендә өч елга контракт төзегән. Таҗикстанда, мобиль ротада хезмәт итүче якташыбыз әти-әнисе, якыннары янына кыска сроклы ялга кайткан.

-Мин армия хезмәтеннән соң 10 ел авылда яшәп, үземә төпле генә эш таба алмадым, - ди Владимир Витальевич. - Берничә тапкыр килешү буенча хезмәткә чакырсалар да, гел кире кага килдем. Ә үткән елның декабрендә әти-әнинең рөхсәтен алдым да, хезмәткә киттем һәм үкенмим дә, күптән шул юлны сайларга булган.
Якташыбыз 2002-2004 елларда Смоленск шәһәрендә спецназ гаскәрләрендә хезмәт итә, ике тапкыр (ике ай һәм ярты ел) Чечен республикасында командировкада була. Кыю якташыбыз өлкән сержант дәрәҗәсенә ирешә.
Таҗикстанда хезмәт иткән бер ел өч ел исәбеннән бара икән. "Кайнар нокта"ларда булган егет күп сөйләргә яратмый. Шулай да үзенең киләчәккә планнары белән уртаклашты: гаилә корып, ярын да үзе белән алып китәргә ниятләп тора. Яшь егетләргә хәрби хезмәттән курыкмаска да киңәш итте.
Владимирга кыска сроклы ял "кайнар ноктада" хезмәт иткән өчен бирелгән, ул кышка кабат отпускка кайтачак.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия хезмәте Светлогорск