Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Сосновкада яшәүче Прокопьевлар Бөтенроссия форумыннан бүләк алып кайттылар

Сосновкада яшәүче Прокопьевлар гаиләсе Казанда узган күп балалы гаиләләр фестивалендә катнашып, 10 мең сумга сертификат һәм истәлек бүләге иясе булып кайтканнар. "Аналарның изгелеге" Бөтенроссия форумында Россиянең илле төбәгеннән һәм Япония, Кытай, Украина, Белоруссия, Молдавия, Сербия, Грузия илләреннән дә вәкилләр катнашкан. Форум Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залында оештырылган, күп балалы гаиләләр...

Сосновкада яшәүче Прокопьевлар гаиләсе Казанда узган күп балалы гаиләләр фестивалендә катнашып, 10 мең сумга сертификат һәм истәлек бүләге иясе булып кайтканнар.

"Аналарның изгелеге" Бөтенроссия форумында Россиянең илле төбәгеннән һәм Япония, Кытай, Украина, Белоруссия, Молдавия, Сербия, Грузия илләреннән дә вәкилләр катнашкан. Форум Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залында оештырылган, күп балалы гаиләләр фестивале белән башланып киткән.
-Бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте, - ди биш кыз әнисе Людмила Владимировна. - Бик ошады. Без "Туган көн" гаилә бәйрәмен тәкъдим иттек. Милли чуваш киемнәренә киенеп, туган телебездә җырладык, биедек, кунакларны милли ризыклар белән сыйладык.
Сүз уңаеннан, Людмила Прокопьева быел "Нечкәбил" бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясаган, "Мирас" номинациясендә икенче урынны алган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Прокопьев Сосновка авылы форум