Казанда яшәүче Рафаэль Минсәгыйть улы Шакиров быел тагын ун авылдашын “Безнең Чирмешән” район газетасына яздырды.
Юмарт якташыбыз, рәхмәт аңа, әтисенең һәм үзенең авылдашларын – лашманлыларны һәм әмирлеләрне инде берничә ел рәттән шундый бүләк белән сөендерә. Шулай итеп, 2025 нче елның икенче яртыеллыгында Лашманда – сигез, Әмирдә ике якташыбыз район яңалыкларын Рафаэль Минсәгыйть улы бүләк иткән газетадан укыячак.
Райондашларыбыз, “Безнең Чирмешән”гә язылырга берничә генә көн вакыт калды. Почта бүлекләренә барырга онытмагыз!
Нет комментариев