Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әмир авылыннан Тимерҗановлар-Бадаевлар ишегалды беренче урын яулаган

Әмир авылында яшәүче Тимерҗановлар – Бадаевлар гаиләләре “Безнең ишегалды – күршелек территориясе” дигән республика бәйгесендә җиңү яуладылар.

Җиңүчеләрне берничә номинация буенча билгеләгәннәр. Якташларыбызның “Видеоязма” номинациясендә катнашкан “Безнең балалар почмагы” ролигы бәйгегә килгән 32 иҗат эше арасында  иң күп -  308 тавыш  җыйган. Гомумән, әлеге бәйгедә 480 кеше катнашкан.

Җиңүчеләрне Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында узган республика гаиләләре фестивале кысаларында бүләкләгәннәр.

- Бу көнне биредә «Нечкәбил-2019»  матурлык, әниләр һәм гаилә Республика конкурсының ярымфиналы узды, без шушы гаҗәеп чараның тамашачылары булдык, - ди тананады катнашкан Фәнисә Тимерҗанова. – Аннан соң сәхнәгә безне чакырдылар, диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Әмирдәге Бадаевлар -Тимерҗановлар гаиләсе йорты каршындагы матурлыкны хәтта күрше авыллардан да килеп карыйлар. Якташларыбыз үз куллары белән искиткеч матур почмак ясаганнар.

- Бу - балаларга уйнарга урын булсын дип башланган эш, - ди өч бала әнисе Фәнисә Фәнил кызы. – Моңа бөтенебез  - тормыш иптәшем  дә, әти-әни дә өлеш керттеләр. Хәзер бит аптырарга түгел, интернетта бөтен әйберне табарга була: нәрсәдән ничек ясарга.

Фәнисә белән Нәсим Тимерҗановлар авылда яңа йорт төзеделәр, бәлки тиздән “өй туе”да уздырырлар әле.  Хуҗабикә яңа өйләре алдында да шундыйрак балалар мәйданчыгы булдырырга хыяллана. Идеяләре дә бар икән.

фото: Фәнисә Тимерҗанова – Бадаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев