Лашманнан Риназ Әбүнәгыймов физикадан 100 баллга ия
Лашман урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Риназ Әбүнәгыймов бердәм дәүләт имтиханында физика фәненнән 100 балл туплаган. 1 июньнән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру чоры башланды. Безнең районда быел 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 87 егет һәм кыз БДИ тапшырды.
Аларның барысы да төп фәннәр – математика һәм рус теленнән имтихан тоттылар. Сайлап алынган предметлар: химиядән – 15, тарихтан, әдәбияттан һәм чит телдән – икешәр, җәмгыять белеменнән – 23, физикадан – 20, информатикадан – 17, биологиядән 25 бала сынау үткән.
-Бүгенгесе көнгә иң югары күрсәткеч (100 балл) физика буенча. Аңа Лашман мәктәбе укучысы Риназ Әбүнәгыймов (укытучысы Илһам Мөхәммәтшин) иреште. Шулай ук ул профильле математика буенча 96 балл, ә рус теленнән 91 балл җыйды. Район башлыгы Рамил Айбатов ярдәме белән “Сәләтле балалар” программасы буенча Риназ 100 мең сумлык сертификатка ия булачак, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова.
Шулай ук лицей укучылары арасында да рус телен 94 баллга, тарихны 91 баллга бирүче укучылар бар. Гомумән, имтиханнар тыныч, хокук бозуларсыз үткән.
Фото гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев