Лашманлылар мобилизацияләнгән дусларына күчтәнәчләр илткәннәр
Безнең якташлар

Лашманлылар мобилизацияләнгән дусларына күчтәнәчләр илткәннәр

Лашман авылы егетләре Украинадагы хәрби операциядә катнашучы авылдашларына “Шевроле-Нива” автомашинасы һәм азык-төлек, кирәк-ярак илтеп тапшырдылар.

-Сердар Нурлыев белән Салават Хәйруллинның анда дуслары хезмәт  итә. Егетләр барлык күчтәнәчләрне шушы авылдашыбызга, аның иптәшләренә тапшырып кайттылар. Кирәк-яракны җыярга авыл җирлеге халкы да булышты. Андагы егетләр барлык якташларга да рәхмәт әйтеп калганнар, - диде Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов.

 

Салават Хәйруллин фотосы


Нет комментариев