Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман ветераны кунакларга бик шат

Быел районыбызда 62 кеше 90, 95, 100 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәчәк. Лашманда яшәүче Мөкәррәмә апа Талиповага да шундый хөрмәткә кунаклар килде, аңа 90 яшь тулды.

Якташыбызны әлеге уңайдан район башкара комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов котлады, район башлыгының бүләкләрен тапшырды. Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттаховның, башка кардәшләренең теләкләре дә Мөкәррәмә Нәҗип кызының күңеленә хуш килде.

- Мине хөрмәтләгән кебек, Ходай сезне дә зурласын, - диде юбиляр. – Игеннәр уңсын, сугышлар туктасын. Тормышым, кызыма, киявемә, оныкларга рәхмәт, зарланырлык түгел, бар да җитеш. Кунак хозурында яшим.

Мөкәррәмә Талипова бүген кызы Сиринә, кияве Әхәт тәрбиясендә, инде өч ел аларда яши, үз йортын да ташламыйлар. Күзләре яхшы күрсә дә, аяклары йөрми шул. Догалар укый, телевизор карый.

Мөкәррәмә Нәҗип кызына Ходай, үзе әйтмешли, черек бәрәңге, балтырган ашы ашап үссәләр дә, шундый бәхетле картлык насыйп иткән. Әтисе генә Бөек Ватан сугышында һәлак була, әнисе илле яшенә дә җитмәгән.

Пенсиягә кадәр озак еллар терлекчелектә эшләгән, сыер сауган ул. Авыр хезмәт, алай да Мөкәррәмә апа “Бина эчендә ышык әле ул, кемнәрдер ачык һавада таш вата, төзи, авыр йөк күтәрә, - дип куйды. – Эшләгәнне күрә белделәр, әллә ничаклы бүләк бирделәр. Бүген килеп котлауларыгызга рәхмәт, юбилей бик кызык бәйрәм икән”.

Әйе, алар да бу истәлекле көнгә нык әзерләнгәннәр, тәмле сыйлар пешергәннәр. Кияве Әхәт эштә туры килсә дә, кызы Сиринә кунакларның күңелен күрә белде. Ул социаль хезмәткәр икән, Лашмандагы биш әбине карый. Уңган, тәрбияле кеше. Шәп, иркен йортта, маллар асрап яшиләр.

Кадыйр Гомәров фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев