Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман авыл җирлегендә бер көнне ике әбигә 90 яшь тулды

90 ел элек Лашман авылында бер көнне ике кыз бала туа. Берсенә Роза дип исем кушканнар, икенчесенә – Рәшидә.

Шул көннән байтак гомер узган. Роза апа да, Рәшидә апа да балачактан ук колхоз эшенә йөриләр. Үсеп җиткәч тә, алар өлешенә гел авыр хезмәт туры килә.

-Без нужаны күп күрдек. Әти сугышка кадәр үк читкә акча эшләргә китте. Без, әни белән, икәү яшәдек, - дип сөйләде Роза апа Илалетдинова. – Сугыш һәм сугыш арты еллары бик авыр булды, өскә кияргә кием, ашарга ризык юк. Учак ягарга шырпы да юк иде. Соскыч белән, күмер алырга күршеләргә керә идем.

Мәктәпне тәмамлагач, ул Нурлатка китеп, биш ел шикәр заводында эшли. Соңрак авылдашына тормышка чыга һәм яшьләр Лашманда яши башлыйлар. Илалетдиновлар 60 елдан күбрәк бергә гомер иткәннәр, җиде бала үстергәннәр.  Бүген барысы да исән-сау, гаилә корганнар, балалар үстерәләр, әниләре янына гел кайтып йөриләр. Юбилей көнне дә төп нигездә туганнар бергә җыелышып, әниләрен гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр. Роза Салих кызына туган көне уңаеннан район җитәкчелегенең дә котлау сүзләрен ирештерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Шул ук көнне Әмир авылында Сәйфетдиновлар йортында да кунаклар күп булды.

Рәшидә апа ишле гаиләдә туган. Әтисе сугышка киткәч, әнисе биш бала белән кала.  Авыр еллар эзсез узмый. Әниләре авыр чирли дә, балаларым ятим калдырып, гүр иясе була.

-Олы апага 20 яшь тирәсе иде. Безне балалар йортына җибәрмәкче булалар, апа бирмәде, безне үзе үстерде. Әле сыер да асрадык,  - дип искә алды юбиляр.

Рәшидә апа Әмир егете Әсхәт белән гаилә коралар һәм читкә, Свердловск шәһәренә, китеп эшкә урнашалар. Бер елдан соң Әмиргә кире кайталар һәм шунда төпләнеп калалар. Сәйфетдиновлар биш бала үстергәннәр. Бүген Рәшидә апаның 12 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Ял һәм бәйрәм көннәрендә алар әниләре, әбиләре янына кайтырга ашыгалар.

 

-Әнине бер үзен калдырасыбыз килми, алып китмәкче булабыз. “Юк, аякта йөреп торганда беркая да бармыйм”, - ди ул, - дип сөйләде Сәйфетдиновларның төпчек уллары Рәиф. – Без бүген бик бәхетле, әниебез исән-сау, безнең каршы ала, озатып кала. Әле тәмле коймаклар, пироглар пешереп тә сыйлый.

 Рәшидә Габдулла кызын юбилее белән котларга биш баласы, оныклары һәм оныкчыклары кайтканнар. Юбилярның хәлен белергә район башлыгы Рамил Айбатов та килде.

-Рәшидә апа, Сезне туган көнегез белән тәбрик итәм, исәнлек-саулык телим, балаларыгызның, оныкларыгызның рәхәтен күреп, озак яшәргә язсын. Нинди яшьтә булуга карамастан, әни гел кирәк,  - диде Рәмил Тәлгать улы.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев