Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманда яшәүче гаилә мал асраудан тәм таба

Лашман авылында яшәүче Рәйсә апа Гатина гомере буе колхозда сыер савучы булып эшләгән. Бүген улы Ренат абзар тутырып мал асрый.

Сыер савучы һөнәре җиңелләрдән түгел. Элек күп эшне кулдан башкарырга туры килгән.

-Кечкенә чактан ук әнигә ияреп фермага йөри башладым, аңа булышып үстек без, - ди Рәйсә апаның улы Ренат.

Эш авыр булса да, авыл малаеның терлек караудан гайрәте кайтмаган. Киресенчә, бүген ул үзе абзар тутырып мал асрый. Алты баш мөгезле эре терлекнең өчесе - савым сыеры. Ренат белән Зөхрә киләчәктә аларның санын тагын да артырырга ниятли. Моның өчен бөтен шартлар да бар.

-Яңа абзарларны төзергә хөкүмәт тә ярдәм итте, программа нигезендә, блоклар, цемент, такта бирделәр, - ди гаилә башлыгы. – Кече ферма төзелешенә бирелә торган субсидияне дә алырга планлаштырабыз, документларны тапшырдык инде.

Гатиннарның 32 гектар җирләре дә бар. Бу зур эштә техникасыз булмый, җирне эшкәртү өчен трактор һәм тагылма агрегатлар да алганнар. Терлек өчен азыкны шунда үстерәләр.

Хуҗалар сыерларын авыл көтүенә кумыйлар, үзләренә электр көтүче кайтартканнар.

Ренат “тәмләп” сөйли-сөйли, хуҗалыгы белән таныштырып чыкты. Гатиннар бик матур, заманча төзелгән ике катлы өйдә гомер итәләр.

Йорт тирәсендә тәртип, чисталык. Абзарын гына алыйк. Күренеп тора: бар да алдан уйланылып, үлчәп, хезмәтне җиңеләйтү өчен ясалган анда. Һәр сыерга аерым урын бүленгән. Терлек утлыкларын җиңел генә алып куеп була, монысы җыештырганда бик уңай. Кыскасы, сыер карарга бар уңайлыклар да булдырылган.

Без килгәндә, абзарда бер генә бозау тора иде. Йорт башлыгының аны ничек сыйпаганын күргәч, бу кеше мал асраудан тәм таба, дип уйлап куйдым.

Гатиннар сыерларны аппарат белән савалар. Продукциягә сорау да зур. Лашманлылар гына алмый, хуҗабикә сөтне күрше Әмир авылына да алып китә. Сөттән аертып, каймак та ясыйлар икән, сыр, эремчеккә дә хуҗалар табылып тора.

Билгеле, мал карау эшенең иң авыры барыбер ир кеше беләгенә төшә. Әле бит аның даими эш урыны да бар, авылда янгын частенда эшли. Шулай да Ренат Рәшит улы сер бирми. “Бу кадәр мал асрау кирәкме соң?”- дип сорагач, “Авылда яшәп тә, мал асрамыйча булмый инде”, - дип җавап кайтарды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев