Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманда “фермак” бабайны юбилее белән котладылар

Аның әтисе Бөек Ватан сугышына беренчеләрдән китеп, 39 яшендә һәлак булган. Биш бала, әни белән генә, ятим үсәләр. Өч тапкыр чак кына үлемнән калган Минмәгъсүм абый, шөкер, инде әнисе яшен дә узган.

-Ятим бала – бәхетсез бала. Балаларыгыз, оныкларыгыз әти-әнисез калмасын, - ди бүген 90 яшен тутырган Минмәгъсүм Кашапов. –Нужаны күп күрдек, без тартмаган, без күтәрмәгән калмагандыр. Туйганчы ашарга юк иде.

Лашманда иң өлкән кешеләрнең берсе ул. Аны күбрәк “фермак” – мал карау остасы буларак беләләр. Колхозда сыерлар, атлар, бозаулар да караган, шунда 32 ел гомере узган.

-Дүрт ел армиядә хезмәт иттем, - ди Минмәгъсүм Кашаф улы. –Аш пешерүче булдым. Алай да аерым әзерләмәдек, солдатларга нәрсә бирсәләр, без дә шуны ашадык.

Аракы белән мавыкмаган якташыбыз.

-Тәмәкәне дә нибары өч тапкыр: берсендә армиядә, аннары теш сызлауга түзә алмаганнан тартып карадым, - ди ветеран. –Больницага сирәк бардым. Бүген генә күзләр начар күрә. Алай да, йөреп торам, намазны калдырмаска, тырышам.

Юбиляр 60 ел чамасы элек салынган төп йортта улы Рафик, килене Анжелика тәрбиясендә яши.

-Әти, нәрсә пешерсәң шуны ашый, - ди Анжелика. –Кызларыбызны үстерергә нык булышты, ике олырагы – Алсу белән Айсылу инде һөнәр алалар, кечкенәбез Әминә беренче сыйныфта укый. Мин бу йортка 23 ел элек килен булып килдем. Башта кибеттә эшләдем, инде пекарняга урнаштым. Ирем нефтьтә.

Минмәгъсүм абыйның карчыгы Шәмсеруй 28 ел элек вафат. Өч улларының берсе Наил дә, әтисе әйтүенчә, “чиратны бозып”, кинәт күзләрен йомган, йөрәк чиреннән терелә алмаган.

Ә тормыш дәвам итә. Минмәгъсүм бабайны, районнан килеп, Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән дә котлап, бүләкләр тапшырдылар.

Лашмандагы бу йортта кабат кунаклар көтәләр, әтиләренең, бабаларының 90 яшьлек юбилеена балалары, оныклары зур мәҗлес көйләргә җыеналар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев