Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман юбиляры 56 ел эшләгән дә эшләгән

Татар авылы мәктәпләрендә укучылар үз укытучыларына “отчестволап” түгел, абый, апа, дип эндәшергә күнеккән. Гомернең узуы, карале, безнең шундый бер укытучыбыз - Сәгыйрь абыйга да 90 яшь тулган икән.

Сәгыйрь Хәйруллин Лашман мәктәбендә безне, кызганыч, тарихтан әллә ни күп укытмады: кечерәк классларда аның белән борынгы заманнарда, Мисырда, Грецияләрдә “йөрдек”. Аннан 10 сыйныфта җәмгыять белемен, икътисад нигезләрен өйрәндек. Сүзгә оста укытучының дәресләре кызык, истә кала, тиз узып китә иде...

Сәгыйрь Хәйрулла улын 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов өенә барып тәбрикләде. Ул ветеран укытучыга Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Сәгыйрь Хәйруллинның барлык хезмәт стажы 56 ел. Бөек Ватан сугышы елларында яшүсмер буларак тылда хезмәт иткән өчен медаль белән бүләкләнгән. Якташыбыз үз вакытында район комсомолында, район мәгариф бүлегендә хезмәт куйган, укытучы, мәктәп директоры, колхозда партоешма секретаре булып эшләгән. Хатыны - мәрхүмә Асия апа белән 50 ел гомер иткәннәр, үз балаларыннан тыш, Сәгыйрь абый хатынының апасының балаларын да үстереште. Бүген юбиляр Лашманда яши, аның 20 оныгы, 30 оныкчыгы бар.

Ландыш Зыякова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев