Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Күтәмәдән Зориннарның йортында аккошлар “йөзә“

Күтәмәдә яшәүче Наталья һәм Александр Зориннар йорты ерактан ук игътибарны җәлеп итә. -Гадәти йорт, шаккатырлык бернәрсә дә юк монда, - дип каршы алды безне хуҗабикә. Сүзләре хак булмады, шаккаттырды. Зориннарның йортлары чәчәккә күмелгән. Гомумән, бар урында да чисталык, тәртип хөкем сөрә. Хәтта урамга, йорт каршына да чәчәкләр утыртканнар. Аларны үстерү...

Күтәмәдә яшәүче Наталья һәм Александр Зориннар йорты ерактан ук игътибарны җәлеп итә.

-Гадәти йорт, шаккатырлык бернәрсә дә юк монда, - дип каршы алды безне хуҗабикә.
Сүзләре хак булмады, шаккаттырды. Зориннарның йортлары чәчәккә күмелгән. Гомумән, бар урында да чисталык, тәртип хөкем сөрә. Хәтта урамга, йорт каршына да чәчәкләр утыртканнар. Аларны үстерү өчен төрле җайланмалар да уйлап тапканнар, барысы да кул астындагы материаллардан. Йортларын теп - тере кебек аккошлар, камкалар, гөмбәләр бизи. Аларны да иске, кулланмый торган савыт - сабадан, каскалардан ясаганнар.
Шунда ук иске автомобиль шиналарыннан балалар өчен ясалган комлык та бар, монда аларның төпчек уллары уйнарга ярата бугай. Күренеп тора, хуҗалар - иҗади кешеләр. Фантазияләрен дә эшкә җиккәннәр. Иренеп тә тормыйлар, матурлыкны үз куллары белән булдырганнар.
Сүз уңаеннан, Зориннар өч бала үстерәләр. Йортны бизәргә өлкән балалары да ярдәм итә. Әле бит чәчәкләрне тәрбияләргә, вакытында су сибәргә, чүп үләннәреннән дә арындырырга кирәк.
-Без боларны үзебез өчен ясыйбыз, - ди авыл мәдәният йортында эшләүче Наталья (ире - Александр нефтьче). - Матур бит. Күңелләрне сөендерә. Мин чәчәкләрен озак коймый торган үсемлекләрне утыртырга тырышам, әйтик, петунияләр шундыйлардан. Алар салкыннарга кадәр чәчәккә күмелеп утыралар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күтәмә авылы чисталык Зорин