Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Күтәмә горурлыгы - Айдар Хөсәеновка айга 20 мең сум стипендия вәгъдә итәләр

Күтәмә мәктәбе укучысы Айдар Хөсәеновка Казан милли тикшеренү технология университетыннан сертификат җибәргәннәр.

Химиядән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган Айдарга, анда укырга керсә, беренче семестрда ай саен 20 мең сум стипендия түләнәчәк. Беренче семестрны “бик яхшы” билгеләренә тәмамласа, аның стипендия күләме шул килеш кала. Кирәк булса, аңа уку чорында тулай торактан югары комфортлы урын да бирелә.

Айдар үзе дә шул уку йортын күздә тоткан, имтиханны 100 баллга тапшыруын белгәч бер куанса, уку йортына чакыру алу икенче шатлык була. Ул химияне генә түгел, башка фәннәрне дә яхшы белә, рус теленнән – 80, математикадан 72 балл җыйган.

-Мин инде КНИТУда өч белгечлеккә документларны тапшырдым, әйе, миңа ташламалар вәгъдә итәләр, - ди Айдар. - Теләгем - нефтьче булу, нефть-газ эше белгечлегенә укырга телим, аттестатның төп нөсхәсен дә шунда тапшырырга булыр. КФУна да электрон формада гариза бирергә исәп бар. Үземне төрле уку йортларында сынап карарга телим.

Фото Ландыш Зияковой

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев