Түбән Кәминкәдән Саимәне классташы эшләгән җиреннән урлап кайткан
Түбән Кәминкә авылында яшәүче Саимә Ибраһимованы чәчәкләргә күмделәр. Әниләренең, әбиләренең 90 яшьлек юбилеена җыелган балалары, оныклары - барысы да чәчәк бәйләмнәре белән кайткан.
Озын гомерле әбине тормыш бәйрәме белән котларга район үзәгеннән дә килделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова аңа район башлыгы Рамил Айбатовның котлауларын җиткерде һәм бүләген тапшырды. Әбине район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Түбән Кәминкә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сирень Яхина да тәбрикләделәр.
Сугыш елларында Саимә Мәүлет кызы әле бәләкәй булса да, ул авыр көннәрне күз яшьләре белән искә алды.
- Без гаиләдә алты кыз идек, абыебыз 1942 елда сугышка китте. Нибары бер хаты килеп калды, хәбәрсез югалды, - диде ул күзләрен сөртеп. – Сугыш беткән көн әле бүгенгедәй истә. Әти авыл Советы рәисе иде. Без көтү куып кайтабыз, халык элемтә бүлекчәсе янына җыела, без дә шунда йөгердек. Менә шунда әти халыкка “сугыш бетте, тынычлык”, дип хәбәр җиткерде. “Улым гына юк”, дип куйды.
Саимә әби 14 яшеннән колхоз эшенә чыга, сабанчы булып эшләгәнен исенә төшерде. 15 яшеннән фермада сарыклар карый. Кияүгә чыккач, авылдагы ветеринария пунктында (әби аны ветлечебница дип сөйли) санитарка булып урнаша. Ветеринар булып эшләүче иренең төп ярдәмчесе була ул, эш урынын җыеп, юып тәртиптә тота, мич ягып, бинаны җылыту да аның өстендә була.
Саимә үзенең сыйныфташы, бала вакыттан ук бер-берсенә күз атып йөргән авылдашы Шәһиткә тормышка чыга.
- 1956 елның 2 сентябрендә, ындыр табагында киптерү агрегатында эшләгән җирдән урлап кайтты. 68 ел гомер иттек, - диде юбиляр.
Ибраһимовлар дүрт кыз, бер ул үстерәләр. Кызганыч, бер ел элек олы кызларын җир куенына салганнар. Тормыш иптәшенең дә якты дөньядан киткәненә алты ай вакыт узган. Әбинең 14 оныгы, 24 оныкчыгы бар.
- Төп йортка барыбыз да кайтканда йөзгә якын кеше җыелабыз. Рәхмәт, энебез Радик белән киленебез Рәмзиягә: әнине тәрбиялиләр, безне һәрвакыт ачык йөз, тәмле сыйлары белән каршылыйлар. Колач җәеп каршы алыр кешеләрең булу - үзе бәхет, - диделәр кызлары. – Рәхмәт әниебезгә, ул безгә бар эшне дә өйрәтеп үстерде, хатын-кыз эшен дә эшлибез, ир-ат эшен дә беләбез.
Саимә әби үзе дә төп йорт килене. Каенанасы белән 28 ел тату гомер итәләр, аны тәрбияләп, хәер-фатыйхасын алып соңгы юлга озаталар.
- Каенанамның теләкләре кабул булды, инде үзем дә балаларым тәрбиясендә, бәхетле картлык кичерәм. Киленем белән 35 ел яшибез, - диде ул.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев