Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әккәрәй ветераны беркайчан да больницада ятмаган

Ул көн дә диярлек чаңгы киеп Имәнлеккә барып килә. Ике якка 6 километр чамасы араны ашыкмыйча гына үтә. Юл уңаенда кибеткә дә сугыла.

81 яшьлек Николай Калмыковка хәзерге чаңгыларын моннан 10 ел чамасы элек Әлмәттәге оныгы Михаил бүләк иткән булган.
-Яшь чактан ук чаңгыда йөрим, - ди Әккәрәйдә яшәүче ветеран – элеккеге тимерче, бригадир, кирпеч заводы директоры.
Николай Алексеевич хатыны Елена Никифоровна белән 60 ел бергә гомер иткәннәр.
-Мин, Ходайга шөкер, беркайчан да больницада ятмадым, уколны да берничә тапкыр гына кадаттым, - ди Николай Калмыков. -Моңа саф һавада еш булуым, чаңгыда йөрүем дә тәэсир итәдер. Яшь чакта ауга да чыккаладым.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X