Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Хәрби хезмәтен төгәлләп Бәркәтәгә кайткан солдат эчке эшләр органнарына урнашмакчы

Бәркәтә егете Рифат Мостафин армиядәге хезмәтеннән канәгать.

 

-Башта Белгородта укыттылар, аннары Саратов өлкәсендә хезмәт иттем, - ди шушы көннәрдә генә солдат формасын салган Бәркәтә егете. -Кран автомашинасы йөртүче идем. Әүвәлге көннәрдә, турысын әйтим, солдат шулпасына күнегү кыенрак булды, тамак туймады. Башкалар да шулайрак дип сөйли бит. Аннары, хәрби частька баргач, бар да җайланды, ашау яхшырды. Сагындыра да инде, әти-әнине, йөргән кызымны күрәсе килде. Татар телен дә бик сагындым, авыл урамнары, авылдашларым төшкә керде. Мин бит армиягә Сабан туе алдыннан киттем. Менә бит, исән булгач, ел тиз үтте, бүген “Авыл көне”нә дә кайтып өлгердем.

Бераз ял иткәч, эчке эшләр органнарына урнашырга телим. Армиядә булганнарны анда бик теләп алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев