Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Керкәле юбиляры һөнәрле кеше булган

Алар инде 62 ел бергә. Кәшиф һәм Минҗамал Хәйруллиннарның гаилә коруларына шулкадәр гомер узган, өч бала үстергәннәр.

-Кеше көлдермәдек, күз тимәсен, урамга сүз чгармадык, - ди 86 яшьлек Минҗамал Рәхимҗан кызы. –Малны күп асрадык, элек, ел саен дүртәр тонна суган да үстердек, өстәмә бакчабыз да бар иде. Төнлә йокламадык, эш күп булды.

Бүген 90 яшен тутырган Кәшиф Шәйхулла улы һөнәрле кеше – эретеп ябыштыручы, районда билгеле белгеч. Колхозда да, нефтьчеләрдә дә эшләгән ветеран, бик күпләргә игелеге тигән. Кызганыч, соңгы елда исәнлеге шәп түгел, урын өстендә генә. Алай да әле күзлексез укый, утырып тора ала.

-Бабай ипле, уен-көлкеле булды, барын да үз куллары белән ясады, ди карчыгы, юбилярны мактап. –Бер дә калдырмыйча, һәр елны корбан чалдырдык, үзебез дә кунаклар җыйдык, ашка да, Аллага шөкер, күп йөрдек. Әле быел да, сатып алып, симертеп, корбанга сарык суйдырдык. 15 үрдәк, 10 тавык асрыйбыз. Рәхмәт, балалар, оныклар бик булышалар, үзебезнең көч азайды шул, картларча гына гомер итәбез.

Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев, юбилее белән котлап, Керкәле ветераны Кәшиф Хәйруллинга Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар җиткерде, бүләкләр тапшырды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев