Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Керкәле кызы Лилия әллә ничә тел белә

Югары Кәминкә мәктәбе укытучысы Лилия Мисбахова инде икенче ел рәттән “Ел укытучысы” район бәйгесендә “Педагогик дебют” номинациясендә призлы урыннар яулый.

-Узган елны тәүге тапкыр катнашып, икенче булсам, быел инде беренче урынны яуладым, хәзер зона этабында чыгыш ясарга әзерләнәм, - ди яшь белгеч.

Лилия Сирин кызы Керкәле авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганда, кайбер башка укучылар кебек “кая укырга керергә?”- дип баш ватмый. Лилия әнисе - башлангыч сыйныфлар укытучысы юлыннан китә һәм педагогик вуз студенты була.

Диплом алгач та, шәһәрдә эш эзләми, туган авылына кайта. Бәхетенә, аңа үзе укыган мәктәптә үк  эш тә табыла. Татар теле һәм әдәбияты белгече өстәмә  - инглиз телен дә укыта ала. Бүген ул балаларга чит теле дәресләреннән керә.

-Шәһәрдә калу турында уйламадым да, - ди Лилия.- Иркенлек яратам, шәһәрдә бит һавасы да башка. Аннан соң авылда да яшәп була бит, хәзер монда бөтен уңайлыклар бар. Авылда яшьләр дә юк димәс иде. Ләкин, билгеле,  иң мөһиме – эш  булуы. Ә эшемне мин бик яратам, укытучы һөнәрен сайлаганыма бер дә үкенмим. Балалар белән эшләү күңелемә хуш килә.

Яшь кешенең озын кышкы көннәрне ничек уздыруы, буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнүе белән дә кызыксындым.

-Буш вакыт... Юк ул. Балалар белән төрле бәйгеләргә әзерләнәбез, мәктәптән тыш чаралар үткәрәбез. Үзешчәннәр смотрында да катнашам, җырларга яратам, репетицияләргә йөрибез, концертлар куябыз. Сирәк кенә мәктәпкә барып, бадминтон да уйныйбыз. Шулай итеп, тормыш гөрли. Ә инде сирәк кенә ял сәгате туры килсә, китап укыйм. Киләчәккә дә планнар бар әле, укуымны дәвам итәргә ниятлим, икенче чит тел өйрәнергә планлаштырам, - ди Лилия.

Фото: Лилия Мисбахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев