Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Казанка авылыннан Ольга Миронова хакында китап язарлык

Бу көннәрдә 90 яшьлеген үткәргән Ольга Миронованың әти-әнисе – Казан кешеләре. Сәүдәгәрләр нәселеннән булган әлеге гаилә совет власте урнашкан чорларда кулаклыкта гаепләнә. Шуннан алар безнең районның Казанка авылына килеп төпләнгәннәр.

Уңган гаилә монда да тик тормый, алар үз тегермәннәрен булдыралар. Ольга туа. Аңа 1 яшь вакытта гаилә башлыгы – әтиләре үлеп китә. Әни кешегә биш баланы берүзенә аякка бастырырга туры килгән.

Бөек Ватан сугышы елларында яшүсмер кыз Ольга - колхоз хезмәтендә. Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне ул урман кисү эшләрендә ишетә.

Ольга Александровна, ире Иван Леонидович белән, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Мироновлар авылда уңган-булган гаилә булып таныла. Ольга колхозда эшли, урман кисә, бозаулар карый, Иван - балта остасы. Алар 47 ел шулай тату гомер итәләр. Кызганыч, Иван Леонидович 2001 елда гүр иясе була.

Үткән, бүгенге тормышы хакында китап язарлык. Ольга Александровна заманында авылда сәхнә тоткан артист. Яшьлегендәгедәй хәзер дә шат күңелле. Аны 90 яшьлек туган көне белән район җитәкчелеге дә тәбрикләде. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән бүләк тапшырдылар.

Ландыш Зыякова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X