Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Кармыштан Илсөя Гыймадиева: кияүгә чыкканда бирнәне үзем әзерләдем

Кармышта тыйнак, әмма гаҗәеп талантлы Илсөя Гыймадиева яши. Авыл остасы кулъяулыклар чигә, җылы оекбашлар, башмаклар, төрле япмалар бәйли, үз гомерендә свитерлар һәм мамык шәлләр дә бәйләгән ул.

Пенсиядәге Илсөя апа вакытын бушка уздырырга күнекмәгән. Аның бу шөгылләре оныкларына да күчкән, без барганда, кунакка кайткан оныгы Әминә дә бәйләргә өйрәнеп утыра иде.

- 10 яшьлек оныгым Ранис шулай тырыша-тырыша өйрәнде инде, хәзер шарфлар бәйли, - ди әби кеше.

Илсөя апаның хезмәт сөючәнлеге авылдашларына да таныш. Гомеренең күп өлешен ул колхозда эшли, ә соңрак, социаль хезмәткәр буларак, башкаларга ярдәм итә. Ләкин иң мәшәкатьле елларны да яраткан кул эшләре өчен вакыт тапкан.

- Чигү һәм бәйләү - хобби гына түгел, ул күңел халәте, - ди Илсөя Гата кызы. - Кулыма җеп һәм энә алсам, дөньядагы бөтен нәрсәне онытам. Яшьтән үк чигү чиккән буын бит без, бирнәне шулай әзерли идек. 18 яшемдә тормышка чыктым, бирнәм бар иде, бик яшьли тотынылган инде бу шөгыльгә.

Илсөя Гыймадиева күп еллардан бирле авыл китапханәсендә оештырылган “Илһам” түгәрәгенә йөри, андагы хатын-кызлар тәҗрибә уртаклашалар һәм бер-берсеннән яңалыкка өйрәнәләр. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда булышалар, сугышчыларга кул токмачы да кисеп җибәргәннәр.

- Илсөя апа кебек кешеләр гореф-гадәтләребезне саклыйлар да инде, - ди түгәрәк җитәкчесе Фатыйма Габдуллина. - Аның кул эшләре җылылык һәм игелек белән сугарылган. Сөйләшә-сөйләшә кулъяулык чигәбез, башмаклар бәйлибез, яңа кул эшләренә өйрәнәбез.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев