Кармышта яшәүче Камил Гатиятов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Безнең якташлар

Кармышта яшәүче Камил Гатиятов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Ул “Әккәрәй” җәмгыятендә механик булып эшли, техниканың төзеклеге өчен җаваплы, тәэминатчы да.

-Җәмгыятебездә 6 мең гектарлап җир бар, бездә эшләүчеләр төрле авыллардан, - ди Камил Әбүбәкер улы. – Ел әйләнәсе эш белән мәшгульбез, хезмәтебез өчен түлиләр. Еллар имин, тыныч булсын иде.

Юбилярны, билгеле, туганнары да котлаган, алай гынамы, бүләккә өр-яңа, затлы гармун алып биргәннәр.

-Абый яшьтән үк гармунда уйнады, соңгы вакытта үз гармуны гына юк иде, -ди энесе Фәгыйль. – Рәхәтләнеп уйнасын, исән булсын.

Намуслы, тырыш хезмәте өчен, Камил Гатиятовка Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Мактау грамотасын тапшырдылар, ә “Әккәрәй” җәмгыяте уңган белгечен үлән чапкыч белән бүләкләгән.

фото: автор


Нет комментариев