Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Кармыш килене – рус кызы Ольга (Алия) SMSларны да татарча яза

19 яшенә кадәр татарча бер сүз дә белмәгән Ольга-Алия Зуферова бүген бу телдә, килендәше яратып әйткәнчә, сине “сатарлык” дәрәҗәдә сөйләшә.

Алия Түбән Кама районы кызы. Булачак ире Илдар белән дә шунда танышалар. Кармыш егет  Уратма авылында комбайнда эшләгән.

Ольга-Алиянең татар авылында яши башлаганына 25 еллап.

- Дөрес, беренче вакытларда авыр булды, барысы да татарча сөйлиләр, аңламыйм, - дип ике дистә ел элек булган вакыйгаларны искә төшереп алды Алия. – Шулай да ансат өйрәндем. Кайбер сүзләрне оныткач, әнидән кат-кат сорарга туры килде. Ул бер дә авырсынмыйча аңлатты. Һәр көнне ишетеп торгач, практикада тел җиңел үзләштерелә.

Алия әүвәл Кармыштагы икмәк пешерү цехында (пекарьняда) эшләгән, хезмәттәшләре - гел татарлар. Аннан соң авыл кибетенә сатучы булып урнаша.

- Кибеткә олы яшьтәге апалар, әбиләр еш килә. Ирексездән алар белән татар телендә аралашырга туры килде. Бу минем өчен яхшы практика булды, - диде әңгәмәдәшем.

Телләр белү Алиягә ярап куя, кая гына барса да, югалып калмый. Алар гаиләдә дә татарча гына сөйләшәләр. Зуферовлар әби-бабайлар җыеп авыз ачтыралар, корбан чалдырып та мәҗлесләр үткәрәләр.

- Алия, татарча укырга-язарга да өйрәндеңме соң? – дигәч.

- Анысы авыррак, бик яхшы килеп чыкмый, - диде.

Безнең сөйләшүгә килендәше Алсу да кушылды.

- Телефоннан SMSларны да татарча яза, безне “сата” әле ул, - дип елмайды Алсу.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев