Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ивашкино журналисты Василий Вареевның тууына - 110 ел

Якташыбыз, журналист, язучы Михаил Шолоховның дусты Василий Вареевның тууына 110 ел тулу уңаеннан аның туган авылы Ивашкинода зур чара уздырырга планлаштыралар. Василиий Петрович балалар йортында тәрбияләнә (туганнары холера чиреннән вафат булалар). Бала чакта ук мәкаләләре "Пионерская правда" газетасында басыла. Бу шөгыле аның киләчәк язмышын билгели дә. Василий Вареевның язмалары өлкә...

Якташыбыз, журналист, язучы Михаил Шолоховның дусты Василий Вареевның тууына 110 ел тулу уңаеннан аның туган авылы Ивашкинода зур чара уздырырга планлаштыралар.

Василиий Петрович балалар йортында тәрбияләнә (туганнары холера чиреннән вафат булалар). Бала чакта ук мәкаләләре "Пионерская правда" газетасында басыла. Бу шөгыле аның киләчәк язмышын билгели дә. Василий Вареевның язмалары өлкә газетасында даими басыла, аннан Сталинск (хәзерге Новокузнецк) шәһәренең "Большевистская сталь" газетасының штаттан тыш хәбәрчесе була. Бөек Ватан сугышы вакытында ул - хәрби корреспондент. Сугыштан соң Уральск шәһәрендә чыгучы "Казахстанская Правда" газетасында эшли. 1956нчы елны якташыбыз Уральскийга ауга һәм балык тотарга еш килүче Михаил Шолохов белән таныша, алар дуслашалар. 70нче елларны Василий Петрович Ивашкино, Әккәрәй авылларында кунакка кайта. Ул 1977нче елны вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ивашкино авылы. Василий Вареев Журналисты