Ивашкино ветеранына министрлыктан бүләк җибәргәннәр
Безнең якташлар

Ивашкино ветеранына министрлыктан бүләк җибәргәннәр

Инде күптән эштән туктаса да, аны онытмыйлар. Әле шушы көннәрдә генә Ивашкинода узган халык җыенында хезмәт ветераны Валентина Веркинага республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җибәргән Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

- Якташыбыз моңа бик лаек, - ди Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Николай Емельянов. -Ул озак еллар колхозда рәт эшендә катнаша, фермада бозаулар да караган. Валентина Прокопьевнага шушы көннәрдә 85 яшь тулган, котлаулар кабул иткән.

 фото: автор


Нет комментариев