Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Кәминкә ветераны - мактау билгесе иясе

83 яшьлек Шәрәфәт Хәнәфиева әле дә улы төзеткән терлекчелек комплексы тирәсен әйләнеп кайта. Кем белә, әүвәл нәкъ әнисе хупламаса, Ильяс Вәлиҗан улы, мөгаен, зур эшкә тотынмас та иде.

Бүген Югары Кәминкәдәге “Ильхан” терлекчелек комплексы районда үрнәк. Биредә савым сыерлары гына да 340 баштан күбрәк, әле дә көненә уртача 7 тонна сөт савалар. Чиста, майлы продукцияне урнаштыруда проблемалар юк, аны кыйммәт бәядән алып китәләр.

-Их, яшь чагыбыз булса, мондый фермада үзебез дә эшләп карар идек, - ди озак еллар терлекчелек тармагында хезмәт куйган Шәрәфәт Нәбиулла кызы. – Азыкның ниндие генә юк, аны техника кертә, сыерларны машина сава, залларда тапочкидан гына йөриләр.

Тәвәккәлләп, улы Ильяс авылдашларының пай җирләрен арендага ала башлаганда ул чакта ук инде пенсиядәге Шәрәфәт апа пайчыларга үзе бара, сөйләшә, килешә. Комплекста бөртек саклагыч склад төзелгәч, ул ике ел капкасыз тора. Моңа эче пошкан әби, пенсия акчаларын биреп, шуңа тимер капкалар эшләттергән.

-Ул ферманы төзеткәндә дистә миллионнарча сум акча тотылды, биналарга маллар керткәндә дә чыгымнары күп булды, - ди Шәрәфәт Хәнәфиева. – Кайчак шикләндерә дә башлады. Комплекс бит өй адресы буенча теркәлгән. Бер мәлне җәмгыять исеменә хатлар килү нык ешайды. Кайберәүләр төзелеш материаллары өчен тизрәк бурыч кайтаруны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Булды андый хәлләр дә. Инде, мин белүемчә, продукция күп сатылгач, кассага ай саен байтак средство керә. Эшләгән кешегә түлиләр, тиешле оешмаларга түләүләрне соңга калдырмаска тырышалар. Олы улым Илдарның да энесенә булышуы, терәк булуы яхшы. Инженер ул.

Бүген “Ильхан”да кырыклап кеше эшли. Хуҗалык үсемлекчелектә дә алдынгы. Малларга үзләренә иркен җитәрлек, кирәк кадәр силос, сенаж, печән әзерлиләр, барына да катнашазык бирәләр. Кырларында көнбагыш, бөртеккә кукуруз да игелә.

Ильяс Хәнәфиевның районга, республикага танылуында, һичшиксез, әнисе Шәрәфәт апаның роле зур. Хезмәтләрен югары бәяләп, аңа “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Мактаулы ветераны” мактау билгесе тапшырдылар. Бу бүләкне аңа район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең элеккеге хезмәткәре, баш инженер Фәрит Хисамов илтеп бирде.

-Сез – безнең “алтын фонд”, үсеп килүче буын өчен лаеклы үрнәк, - диде ул котлау сүзләрендә.

Шәрәфәт апа әйтүенчә, гомере буе колхозда тырышып эшләсә дә, моңа кадәр аңа медаль – фәлән, ниндидер билге биргәннәре булмаган, шуңа да ул бүген болай зурлауларына бик рәхмәтле.

-Балаларыгыз минекеләр кебек, минем Ильяс кебек булдыклы, тәвәккәл булсыннар, - диде ветеран. – ничек түзә, ничек өлгерә генә балакаем. Барын да алдан планларга, барын да санарга, белергә кирәк бит. Җитмәсә, Себердә дә эш йөртә. Шуны да языгыз әле, ул яшьтән үк, чөгендер алыннары бүлә башласалар, “әни күбрәк җир алыйк әле, акчасын күбрәк бирерләр”, дия иде. Балаларым хезмәткә яшьтән чыныгып үстеләр.

Мактаулы ветеран, аяклары авыртып торса да, Әлмәттә яшәүче оныгының кавышу туенда булып кайткан, бәйрәмне күтәрешкән. Күптән түгел Хәнәфиевлар Ильяс Вәлиҗан улының 55 яшьлеген билгеләп үткәннәр. Әллә кая барып йөрмәгәннәр, Югары Кәминкәдәге ике катлы, мәһабәт йортларында җыелышканнар. Хәзер Шәрәфәт апа да гел монда яши, озак үгетли торгач, берничә ел элек янәшәдәге иске йортыннан бирегә күченгән. Ул хөрмәттә, аның белән киңәшәләр, пешергән ашларын “иң тәмлесе” дип ашыйлар.

Ана бәхете шул түгелме?!.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев