Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Чегодай юбилярын гомер бәйрәме белән котладылар

Югары Чегодай авылында яшәүче Минҗинан Рәхимҗан кызы Мөхәммәтҗановага 90 яшь тулды.

Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга балалары, туганнары җыелган, район хакимиятеннән дә килделәр.

-Иске Үтәмештә 93 яшьлек апа да бар. Аны да алып килергә тиешләр әле, - диде әби.

Минҗинан Рәхимҗан кызы  шушы авылда туып үскән, гомере буе шунда яшәгән, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган.  

-Без гаиләдә 12 бала идек, мин - икенчесе, - ди ул. – Безнең өлешкә авырлыклар күп туры килде. Балачактан ук колхоз эшенә йөри башладык. Ул вакытта безгә урман да кисәргә, игенен дә чәчәргә, урып-җыярга да туры килде. Әле торф чыгарырга да җибәрделәр, ике ел читтә яшәп кайттык.

Ул авылдашы, күршесе Мингали Нәбиулла улы белән гаилә корып 50 елдан күбрәк бергә гомер итәләр, өч бала (Җәмил, Җәмилә, Әнисә) үстергәннәр. бабай берничә ел элек вафат булган. Озак еллар Яр Чаллы шәһәрендә заводта эшләгән кызы Җәмилә ялга чыгып, әнисен карарга дип, авылга күчеп кайткан.

Зур юбилее белән Минҗинан әбине муниципаль район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасыра Ләйләгөл Моксинова да тәбрикләде. 90 яшен тутыручы бәйрәм иясенә район башлыгы Рамил Айбатовның котлау хатын, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды. Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов та әбине туган көне белән котлап, бүләкләр алып килгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев