Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмеш егете Нариман Сваровский офицер, идарә белгече дипломы алды

Якташыбыз Нариман Сваровский лейтенант, дипломлы хәрби белгеч булды. Егет Мәскәү өлкәсенә эшкә билгеләнгән – аңа разведка батальонында взвод командиры посты әзер.

Рязань югары һава-десант команда хәрби училищесын “бик яхшы“ билгеләренә тәмамлаган ул, шуңа һәм җәмәгать эшләрендә активлыгы өчен яңа форма кителенә Ушаков ордены билгесен дә такканнар. Диплом тапшыру тантанасында катнашкан әнисе Гөлсирә Нәҗип кызына шундый үрнәк ул – Ватан сакчысы үстергәне, тәрбияләгәне өчен әллә ничә Рәхмәт хаты тапшырганнар.

Чирмешәнгә, Иске Үтәмешкә ялга кайткач, Нариман үзе инициатива күрсәтеп башланган эш – кадетлар мәктәп-интернаты янкормасы төзелеше белән дә танышты. Ашханә, спорт залы, уку кабинетлары, тир да булачак, 42гә 18 метр зурлыктагы бина төзелеше тиз бара. Республика бюджетыннан бирелүче 68 миллион сум акча җиһазлар алуга да җитәргә тиеш. Әлеге объектны ел ахырында файдалануга тапшыру планлаштырыла.

-Янкорманы аерым проект буенча төзетәбез, материаллар ягыннан тоткарлык юк, - ди Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты директоры Рафаэль Сөләйманов. - Көннәр матур вакытта янкорма тирәсен дә төзекләндереп өлгерергә тиешбез.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X