Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Сережкинодан Ульяна Илюхина “Жди меня!“ тапшыруын көтеп ала

Иске Сережкинода яшәүче Ульяна Илюхина телевизордан "Жди меня!", "Давай, поженимся!" тапшыруларын бик яратып карый икән. Быел җәй 90 яшен тутырачак якташыбыз "Безнең Чирмешән" газетасын да көтеп ала. Киләсе ярты елда аңа бу басманы район газетасы редакциясе яздырды. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан баргач, без Ульяна әбигә бәйрәм күчтәнәчләре дә бүләк иттек....

Иске Сережкинода яшәүче Ульяна Илюхина телевизордан "Жди меня!", "Давай, поженимся!" тапшыруларын бик яратып карый икән.

Быел җәй 90 яшен тутырачак якташыбыз "Безнең Чирмешән" газетасын да көтеп ала. Киләсе ярты елда аңа бу басманы район газетасы редакциясе яздырды. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан баргач, без Ульяна әбигә бәйрәм күчтәнәчләре дә бүләк иттек. Ветеран, билгеле, болай олылауга бик сөенде, күңеле булды.
-Сез дә минем кебек озак, сау яшәгез!- диде ветеран. Шөкер, ул әле яхшы ишетә, яхшы күрә. Заманында сәхнәләрдә, мәҗлесләрдә оста җырлап танылган Ульяна Ивановна, дөрес, элеккеге җырларны инде эченнән генә җырлап моңлана.
Рәхмәт, бүген бердәнбер улы Виктор әнисен кадерләп кенә тора. Төп яшәү урыны Түбән Камада, гаиләсе анда булса да, ул туган авылыннан сирәк китә.
Үзе дә, заводта эшләп, пенсиягә чыккан. Биш баласы инде үзләре гаиләле икән. Әнисенә ашарга пешереп, өйнең эчендә, ишегалдында тәртип салып өлгерә ул. Бөтен эшкә кулы ята. Анда-монда барырга үз машинасы да бар.
-Әти 31 ел элек үк вафат булды. Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Хәзер мин - әнинең бердәнбере. Бер ир туганым авариягә очрап бик яшьли үлеп китте,- ди Виктор Михайлович.
Иске Сережкиноның иң өлкән кешеләреннән берсе - Ульяна Илюхина тумышы белән Шентала районының Тимәш авылыннан. Әмма ул инде күптән үзен безнең район кешесе дип саный. Күршеләре дә әйбәт икән, ветеран ялгызы калганда нәкъ алар аңа һәм өйгә күз-колак булып торалар.
Ульяна Ивановна җәйгә кунаклар көтә, якташыбызга июль аенда 90 яшь тулачак. Кем белә, бәлки анда безне дә чакырырлар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Иске Сережкино авылында сугыш ветераны