Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кадидан Якуб абый бизәкләргә ярата

Кайчандыр балта осталары белән дан тоткан Иске Кади авылында бүген нибары бер - ике кеше генә бу эш белән шөгыльләнә. Әйтик, Якуб Локманов районда күп кешегә таныш. Ул чаналар, урындыклар, өстәлләр, тәрәзә һәм ишек йөзлекләре ясый. Оныгым тугач, бишек кирәк булды, мин дә Якуб абыйга шалтыраттым. Бер атна дигәндә матур...

Кайчандыр балта осталары белән дан тоткан Иске Кади авылында бүген нибары бер - ике кеше генә бу эш белән шөгыльләнә. Әйтик, Якуб Локманов районда күп кешегә таныш. Ул чаналар, урындыклар, өстәлләр, тәрәзә һәм ишек йөзлекләре ясый.

Оныгым тугач, бишек кирәк булды, мин дә Якуб абыйга шалтыраттым. Бер атна дигәндә матур итеп ясалган бишек китереп бирде.
Бер көнне Кадига баргач, Локмановларга да кереп чыгарга булдым. Урамда очраган абзыйдан йортлары кай тирәдә дип сорагач, ул: «Сеңелем, аның йорты башкалардан аерылып тора», - дип юл күрсәтеп җибәрде. Дөрестән дә, матур итеп бизәлгән оста өе әллә каян күренеп тора. Өйләренә кергәч тә, Якуб абый бизәкләп ясаган өстәл, урындыклар һәм карават игътибарны җәлеп итә.
- Элек сандыклар да ясый идем, - ди Якуб абый. - Хәзер аны кирәксенмиләр. Ләкин эшсез торган юк, заказларым бик күп. Бер ай дигәндә 17 чана ясадым. Аларны, нигездә, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре алып бетерде. Әле быел заказ буенча, бер бик матур кошевка да ясадым, аны күптән түгел генә Казанга алып киттеләр. Соңгы вакытта халык кире агачка кайта башлады дип була. Стеналарны да тышлаталар, тәрәзә рамнарын да ясаталар, челтәрле йөзлекләр белән бизәргә теләүчеләр дә күп. Бакчаларда беседкалар да ясарга чакыралар. Йорт салучылар да еш мөрәҗәгать итә.
Бу эшкә каян өйрәндең, дигәч, Якуб абый әтисен телгә алды. Агач эше серләренә төшендергәне өчен аңа рәхмәт белдерде.
- Мин 7нче класста укыганда беренче чанамны ясадым, 9нчыда агачтан тәгәрмәчләр, тәрәзә рамнары ясый идем, - ди ул. - Эшемне яратып, бик теләп башкарам. Күңелне тынычландыра торган шөгыль бу. Кайбер чакта, хатын ашарга чакыра, ә мин эштән аерыла алмыйм. Аннан соң, һәр нәрсәне бизәкләп ясарга яратам. Китапка күз салганым юк, бизәкләрне үзем уйлап табам да, өлгеләр ясап, агачка төшерәм. Эшемдә күбрәк юкә агачы файдаланам. Хәзер бит нинди генә инструмент юк. Рәхәтләнеп эшләп була. Элек, юклык заманда әтиләр ничек эшләделәр икән, дип гаҗәпләнеп куям.
Бүген кайберәүләр агач эшләнмәләргә ихтыяҗ юк, алар вакытлыча гына диләр. Озак еллар агач белән эш иткән Якуб Локманов бу сүзләр белән килешми. Агач эшләнмәләрен дөрес итеп эшкәртсәң, сакласаң, алар бик озакка чыдый, ди оста.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Иске Кади авылыннан