Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кадидан Оркыя әби пешергән аш-суның тәмлелеген әле дә хәтерлиләр

Бик чисталар инде, Оркыя әбинең ишегалдына да аяк киемеңне салып керерсең, диләр Иске Кади авылында.

-Заманында аш-суга бик оста, тәмле пешерә иде, аннан искиткеч пөхтә кеше Оркыя апа. Ул – чисталык үрнәге, бу сыйфаты балаларына да күчте, - ди Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөхтәсимов әле генә 90 яшен тутырган Оркыя Гыймранованы мактап.

Оркыя Минабетдин кызы гомере буе колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган, гектар-гектар мәйданда чөгендер эшләгән. Мәрхүм ире Суфиян белән биш бала үстергән якташыбыз. Аны туган көне белән котлап, Президент Владимир Путинның, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның да тәбрикләүләрен ирештерделәр.

Ялгыз яшәүче әниләрен балалары үзен генә калдырмый, аны чиратлап кайтып карыйлар.

фото: Нәкыйп Мөхтәсимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев