Иске Кадидан Әлфинә хат ташучы гына түгел, сер сыйдыручы да
Безнең якташлар

Иске Кадидан Әлфинә хат ташучы гына түгел, сер сыйдыручы да

Әлфинә Шәрипова инде 15 ел Тукай һәм Иске Кади авыллары халкына “свежий” яңалыклар җиткерә – хат ташучы булып эшли.

Әлфинә - һәр йортта көтеп алынган кунак кебек. Ул пенсия дә алып килә, көндәлек тормышта кирәкле товарларны да авылдашларының өйләренә үк алып бара.

-Эшемне яратам, халык та үз итә. Син бит безгә акча алып килүче, диләр әбиләр, - ди ул. – Бу вакыт эчендә якын кешеләргә әйләндек. Өлкән буын серләрен дә сөйли, үзем дә шатлык-куанычларым белән уртаклашам.

Иске Кади авылында ике хат ташучы - бер яртысына Розалия Әһлиуллина хезмәт күрсәтә. Әлфинәнең дә участогы зур, авылның яртысы һәм Тукай поселогы аның карамагында. Ә Иркәнур Сафина Светлогорск һәм Якты Тау халкына матбугат басмалары тарата. Иске Кади авылында барлыгы 80ләп гаилә “Безнең Чирмешән” газетасын алдыра, республика басмаларын да үз итәләр.

-Район газетасын яратып укыйлар, авыл картая, шунлыктан газета укучыларыбыз да кими, - ди Әлфинә Әсхәт кызы. – Яшьтән район хәбәрләре укып үскән буын газетасыз калуны күз алдына да китерми.


Нет комментариев