Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кадида яшәүче Зәйтүнә әбине чәчәккә күмгәннәр

Иске Кади авылында яшәүче Зәйтүнә әби Хәмидуллинаның 90 яшьлек юбилее уңаеннан, оныклары хәтта стена газетасы да ясаганнар. Ә инде яраткан әбиләренә бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәренең исәбе юк.

Әниләрен, әбиләрен гомер бәйрәме белән котларга Түбән Камадан, Казаннан  балалары, оныклары, оныкчыклары да кайткан. Зур табын көйләгәннәр. Монда инде Зәйтүнә әбинең  28 ел бергә гомер иткән килене Галия нык тырышкан. Әби дә киленне мактап кына тора, “бик уңган, кулыннан килмәгән эш юк”, - ди.

Зәйтүнә әби  үзе дә вакытында авылда танылган аш-су остасы була. Мәҗлесләр өчен пироглар, бавырсаклар пешергән. Хәмидуллинарның үзләренең йортыннан да кунак өзелмәгән. Ире Галимҗан абый гомере буе җитәкче булып эшләгән, авылга килгән кунакларны да еш кына өенә чәйгә алып кайткан.

-Илһам Шакиров та авылда концерт куйгач, бездә кунып чыкты, - ди Зәйтүнә әби. – Иртән карасам, яланаяк бакчада йөри. Бабай аны Яңа Кадига машина белән илтәм дигән иде, “юк, җәяү барам”, -дип чыгып китте.

Галимҗан абыйның вафатына да инде байтак гомер узган. 2002 елда Хәмидуллинар йортында янгын чыгып, өйләре яна. Бала хәсрәте дә күргән, төпчек улы Ирек, хатыны Галияне ике баласы белән калдырып, яшьли гүр иясе булган.

Авыр тормыш сынаулары кичергән якташыбызга Ходай озын гомер һәм сәламәтлек биргән. Бүген әле ул, Аллага шөкер, аякта йөреп тора, телевизор карый, аеруча яңалыклар белән кызыксына икән, газеталар укый, биш вакыт намазны калдырмый.

-Әни искиткеч кеше, бик акыллы, сабыр. 30 елга якын гомер итеп, сүзгә килгәнебез булмады. Мин аңа  бик рәхмәтле, - ди килене Галия күз яшьләрен яшерә алмыйча.

 Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X