Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Илдар Кыямов яңа китабын чирмешәнлеләргә дә тәкъдим итте

Якташыбыз, “Татарстан – Яңа Гасыр” каналы дикторы, алып баручы, җырчы, журналист Илдар Кыямов район мәдәният йортында “Кара Чишмә карьясы” исемле китабын тәкъдим итте.

Безнең районда 42 авыл бар, шуларның тарихын чагылдырган китапларның саны бүген 84кә җитә икән. Ләкин алар арасында Илдар Кыямовның яңа китабы, мөгаен, аерым урын алыр. 720 битле “иҗат җимеше”н якташыбыз 15 ел язган. Дәрәҗәле язучылар, тарихчылар сүзе буенча бу китап- кирәкле һәм файдалы зур хезмәт.

Мәдәният йортына Илдарның авылдашлары гына түгел, китапханәчеләр, укытучылар, укучылар һәм тарихка битараф булмаган якташларыбыз җыелды.

Югары Кәминкәдә яшәүче Ясәви Шәмсетдинов та бүгенге чарадан читтә калмады. Үзе дә берничә китап авторы, авыллар тарихын өйрәнүче укытучы -ветеран яшь хезмәттәшенең китабын югары бәяләде.

-Китап язу бик авыр, сибелгән меңләгән тары ярмасын җыю белән тиң, -ди ул. -Илдарның хезмәте берничә институт эшен берләштерә. Ул авыл урамнары буенча йөреп һәр йортка кергән диярсең, бер кешене дә игътибардан читтә калдырмаган. Фәнни тел белән язылган китап, шул ук ватытта юморга да бай. Үзенең хезмәте аша Илдар туган ягына булган тирән мәхәббәтен күрсәткән.

Кичәне алып баручы, китап авторының улы Идел әтисенең тормыш юлы турында да бәйнә-бәйнә сөйләде.

Илдар Әгъләметдин улы Кара Чишмә авылында туып -үскән. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган, аннан соң консерваториядә дә укыган. Берничә китап авторы. Соңгы елларда “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Хәерле иртә” тапшыруын алып бара. Гомумән, якташыбыз күпкырлы кеше: шигырьләр дә яза, республика күләм чаралар алып бара, җырлый.

Ул авыл җанлы кеше, туган ягына да еш кайта.

-Без , карачишмәлеләр, бәхетле кешеләр дип саныйм. Чөнки авыл тарихын үзебезнең авыл кешесе язды. Ул шунда туып -үскән, арабыздан чыккан егет. Без үзебезнең нәселебезне дә барлый алмыйбыз, ә Илдар күпме кешенең тормыш юлын өйрәнгән. Аның китабы аша безнең авыл републикада гына түгел, дөньяда танылды дип була, - диде үз чыгышында Илшат Гозәеров.

Язучының авылдашлары Ленар Хуҗиханов, Марс Саматовлар да Илдар Кыямовка авыл халкы исеменнән зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Кичә җыр, биюләр белән үрелеп барды. Якташыбыз үзе дә берничә җыр башкарды.

-Билгеле, бу эшне мин үзем генә башкарып чыга алмаган булыр идем, -ди Илдар.- Миңа ярдәм кулы сузган һәр кешегә: авылдашларга, иганәчеләргә, район җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәм.

Сүз уңаеннан, бүгенге кичәдә Илдар Кыямовка Утыз Имәни исемендәге район премиясен дә тапшырдылар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: "Кара Чишмә каръясе" китабы һәм авторы Чирмешәнгә килде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән