Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Быел Габшакировлар 500 каз йолкыганнар

Аларның Иске Котыш фермасындагы үзләренә сатып алынган корпусның бер башында урын көйләп, каз өмәләре гөрли. Казларының күбесе йолкынган да.

-Өч айлык килеш фермага кайтарылган бәбкәләребез суярлык хәлгә җиттеләр, симергәч, шуңа игътибар иттем, казлар бик аз ашыйлар, - ди Ислам Габшакиров. -Кичә, өмә ясап, 35 каз йолкынды, бүген, ял көнне күбрәк - 40 баш. Үзебезнең авылдан, Иске Кадидан 8 хатын-кыз алып килдек.

Иртәнге сәгать 10га өмәчеләрнең һәрберсе икешәр каз йолкып, киштәләргә урнаштырдылар, эч-башларын аерым савытка салдылар.

Әле көн озын, өмәчеләр тагын өчәр-дүртәр казны йолкып өлгерерләр.

Ислам Габшакиров казларны бик тиз суеп өлгерә. Бу эшкә генә тотылучы үткен пычагы “ял итми” диярлек. Сую процессы кызык. Тере казны, аякларын бәйләп тормыйча, конуссыман, аскы ягы тар савытка салалар. Шуннан сузылып чыккан кош муенына пычак кына сызасы. Мондыйны күргән юк иде әле.

-Элек, суелган казларны, мамыгын йолкыганчы, үтүк белән үтүкли идек, ул чакта әле күмер салып җылытылучы үтүк кулландык, - ди өмәчеләрнең берсе Гөлзидә Хисамова. - Кечкенә вакытта башта әниләргә булышып кына торсак, үсә төшкәч, үзебез дә байтак каз йолкыдык. Бәбкәләрне үзебезнең казлар утырып чыгара иде. Аннары олырак апаларның нәзек кенә каз эчәгеннән озынча куык-шар тутырып биргәннәре истә.

Фәридә Габшакирова тагын берничә казны, эчләренә насос ярдәмендә һава өрдереп, кабартып алды, аннары аларны кайнар суга салып пешекләделәр. Болай иткәч, ансатрак йолкына.

Габшакировлар бу ферманың иске корпусын, дәүләттән бирелгән 1 миллион сум субсидия акчасына капиталь ремонтладылар. Быел, өч атналык килеш, бер өлешен симертеп, халыкка 14 мең баш үрдәк, моннан тыш меңнәрчә баш тавык, байтак чебеш саттылар.

-Канатларны, баш тирәсен йолку кыенрак, - диләр кызлар.

 

-Үзебезнең казларны күптән суйдык, - ди  Мәдинә Фәттахова. -110 баш иделәр. Күбесен үзем генә йолкыдым. Каз ите гел тансык, аны тозлыйбыз, бәлешкә дә кушабыз, күчтәнәчкә дә яхшы. Алай гынамы, каз эчәген дә ташламадык, чистартып, югач, аны тәпигә урап-чорнап пешерәсең. Бик тәмле килеп чыга. Шуңа да эчәк сораучылар күп.

Көлешә-көлешә, эшләрен бик тиз үрчетүче хатын-кызлар менә шулай тәҗрибә уртаклаштылар, бүгенгене элеккеге белән чагыштырдылар, бик кыстагач, җырлап та күрсәттеләр. Инде бармаклары бераз ял итеп алыр, төшке ашка тәмле каз шулпасы пешереп китерергә тиешләр.

-Туган ягым Башкортостанда да казлар үстерәләр, әмма дөресен әйтим, минем монда килгәнче каз йолкыганым булмады. Авылдан яшьли чыгып киттем, - ди 40 ел элек Иске Кади егете белән гаилә корган Фәндидә Сафиуллина. -Инде 9 ел биредә торабыз, башта Түбән Камада яшәдек. Ике ел казлар үстердек, быел егерме бишне. Бу эшкә өйрәндем диярлек. Халык әйбәт Иске Кадида, тату яшибез.

Эшкуар Альфред Габшакировның кошчылык фермасында өмә үткән көннәрдә байтак кар яуды, аяк асты чиста булды, ап-ак казларына тузан да кунмады. Әнә мамыклары да пычранмаган. Үзенә күрә ул да товар, алып китеп торалар.

 

-Бәпкәләребез үзебез ясаган “бассейнда” коенып үстеләр, бодай һәм арпа ашап көрәйделәр, - ди Ислам Габшакиров. -Үрдәкләрне дә вакытында суеп куйдык. Түшкәләрне саклау проблема түгел, зур туңдыргычыбыз бар.

 

Әле генә белештем, Габшакировлар казларын йолкып бетергәннәр, түшкәләрнең бер өлешен Чирмешәндәге ярминкәгә дә алып килгәннәр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев