Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

“ЧИРМЕШӘНАГРО“ уңганы Фазыйл Галимов киңәшләшеп эшли

Ә сез Фазыйл Галимовны беләсезме?! Юк, ул җитәкче дә, сәхнәдә еш чыгыш ясый торган артист та түгел, шулай да аны районда күпләр таный икән. Кемнән сорасаң да: “Искиткеч тыйнак, тәртипле, акыллы кеше”, - диләр. Җитәкчесе, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте директоры Илшат Гозәеров аны аеруча мактады.

- Языйк әле шул шәп кеше турында, - диде ул.

Аның белән мин дә якыннан танышырга булдым. Иртән үк җәмгыять базасына юл тоттым. Әүвәл Илшат Сәйфуллович белән сөйләштек.

-Фазыйл абый белән 2010нчы елдан бирле бергә эшлибез, - ди ул.- Аның “КамАЗ”ы безнең җәмгыятьтә иң искесе, иң күп йөргәне, 22 еллык. Яхшы караганга күрә һаман йөри ул. Быел да техник карауны бер дәгъвасыз үтте. Аны бик хөрмәт итәм. Теләсә нинди эш кушсаң да, җиренә җиткереп башкара. Җәй айларында аны печән, салам ташырга җибәрәм. Ул булган урында бригадир, контролер кирәкми. Ул гел туры юлдан йөри, бик тә намуслы кеше. Гомерендә дә, сорамыйча, бер сәнәк салам да алганы юк аның.

Конторадан чыгуга, әлеге оешмада шулай ук озак еллар хезмәт куючы Рәфыйк Харисовны очраттым.

-Сеңелем, кемне эзлисең? - дип әндәште ул. Килүемнең сәбәбен әйтеп бирдем.

-Фазыйл бик достойный кеше. Ярдәмчел, булдыклы, уңган, - диде ул да.- Без бит аның белән классташлар. Инде хәзер монда 20 елга якын бергә эшлибез. Аны коллективта да бик хөрмәт итәләр.

Фазыйл абый белән 22 еллык машинасы янында сөйләштек. Тыйнаклыгы аркасында бик үк аралашасы килмәсә дә, әңгәмәдән баш тарта алмады.

-Мәктәпне бетергәч, ДОСААФта машина йөртүчегә укыдым. Ике ел армиядә хезмәт итеп кайткач, авылдагы “Сельхозтехника” оешмасына эшкә урнаштым, - дип башлады ул сүзен.- “ГАЗ -53”кә утырттылар. Менә шул машина белән боз астына да төшеп киттем.

-Фазыйл абый, әлеге вакыйга турында тулырак сөйлә инде, -дим.

-Казанга баруыбыз иде. Ул вакытта күперләр юк бит әле. Чаллы тирәсендә кыш көне машиналар салган юл белән Кама аша чыгып барам. Авырлыкны чикләү билгесе дә куелган, 5 тоннадан артык машиналарга керергә ярамый, әмма “КамАЗ”лар йөреп тора. Шул барган җиремдә машина боз астына китмәсенме! Кабина ишеген ачтым да, сикереп калдым. Яшь идем. Куркып та өлгермәдем бугай, машина өчен җавап бирергә туры килә бит, дигән уй гына булды. Аннары водолазлар ярдәмендә 18 метр тирәнлеккә төшкән машинаны тартып чыгардык.

Фазый Сөләйман улы ул машинаны ремонтлап, аның белән әле байтак йөри.

Бераздан Лашманда “Сельхозтехника” базасында яңа оешма - “Сельхозхимия” оеша. Фазыйл абый анда күчә. Әлеге оешманы район үзәгенә күчергәч тә, эшне ташламый. “ГАЗ”дан соң “ЗИЛ-130” машинасында йөри, аннары инде “КамАЗ”га утыра.

-Без аның белән байтак юллар уздык инде, - дип дәвам итте сүзен Фазыйл абый. - Казан, Яр Чаллы, Сызрань якларына еш барырга туры килде. Нигездә, ашлама, гербицидлар ташыдык. Аның бит әле ул елларда рәтле юлларыда юк иде. Бәлки шуңадыр да, җиде елдан соң техниканы “списать” итәләр иде.

-Юлда күп йөрергә туры килгәч, авариягә эләккән чаклар да булгандыр?

- Аллага шөкер, 36 ел машина йөртүче булып эшлим, бер авариягә дә юлыккан булмады. Дөрес, вак- төяк өчен, юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләргә туры килде, анысын яшермим.

-Анысы үзегезнең машина белән йөргәндә булгандыр инде?

-Гомеремдә бер тәмәке тартмадым, аракы эчмәдем, ләкин үземә машина ала алмадым. Бәлки, ул миңа кирәкмәгәндер дә. Улымны да машина йөртергә менә шул “КамАЗ”да өйрәттем.

Сүз уңаеннан, Фазыйл абый тормыш иптәше Миннегөл апа белән өч бала: бер малай, ике кыз үстерәләр.

-Фазыйл абый, күптән түгел генә юбилеегызны үткәргәнсез икән, 60 яшь тулган. Ялга чыгарга да вакыт җиткәндер?!

-Исәнлек булганда эшлим әле. Чирмешәннән Лашманга вахта белән авылдан йөртәләр. Хезмәт хакын ай саен түлиләр.

-Тәҗрибәле шоферның яшьләргә дә әйтер сүзе бардыр.

-Юлларда исән-сау йөрсеннәр. Ашыкмасыннар иде. Бер- берсенә игътибарлы булсыннар, бер-берсен хөрмәт итсеннәр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Фазыйл Галимов