Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәт итүгә багышланган тантаналы кабул итү узды.
Әлеге чарада безнең районнан Рамил һәм Лилия Ибраһимовлар гаиләсе катнашты.
Бу матур гаилә генә түгел, ә эшкуарлык талантын актив хәйриячелек белән берләштереп, бик күпләргә терәк иганәчеләр дә.
Гаилә башлыгы Рамил Фатыйх улы район мөхтәсибе дә, Лилия Салават кызы - гаилә учагын саклаучы, кайгыртучан әни һәм яхшы хуҗабикә генә түгел, Чирмешәндәге медицина үзәген җитәкләүче уңышлы җитәкче дә. Алар өч кыз тәрбиялиләр.
Нет комментариев