Район балалар сәнгать мәктәбе укучысы-гитарачы Рамазан Лотфуллин “Безнең ишегалды геройлары!” проектына эләгеп, илнең иң талантлы 100 баласы исемлегенә керде.
2017 елда Новосибирскида башланып киткән бу проект күптән инде бөтенроссия хәрәкәтенә әйләнде. Аның максаты - иң яхшыларны бүләкләү генә түгел, ә башкаларга үрнәк итү, спорт, фән һәм сәнгать һәркемгә дә ачык икәнен күрсәтү, буыннар арасын ныгыту.
Рамазан өчен әлеге вакыйганың иң мөһим өлеше – “Геройлар поезды”. Новосибирск, Тюмень, Екатеринбург, Уфа, Казан, Түбән Новгород шәһәрләре аша узучы сәяхәт Мәскәүдә тәмамланачак. Анда ул Россия матурлыгын гына күреп калмыйча, дуслар да табар.
Валентина Кузнецова фотосы
Нет комментариев